Саба муниципаль районы бинасының актлар залында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырыш оешма, учреждение, предприятие, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Анда эчке эшләр бүлегеннән Серенат Ногманов, район прокуроры Раил Шәймәрданов, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе урынбасары Азат Халилов чыгыш ясады.
Комиссия утырышын район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев