26 март 2024 яңалыклары
-
Теләчедәге «Туган авыл» күңел ачу комплексында ифтар мәҗлесе булып үтте.
Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстаннан, Башкортостаннан дин кардәшләр килгән иде.
-
«Саба дулкыннары» телерадиокомапниясе «Балаһөнәр» проекты кысаларында Олы Арташ, Лесхоз, Мичән мәктәпләре укучыларын кабул итте.
Укучыларны компаниянең һөнәрләре, эш кораллары белән якыннанрак таныштырдык.
-
Татарстан керемнәр буенча лидерлар дүртлегенә керде
Агымдагы 2024 елның 1 мартына республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 69,2 млрд сум тәшкил иткән.
-
«Саба урманчылыгы» Татарстан Республикасы ДКУ белгечләре Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә Халыкара урманнар көненә багышланган дәресләр үткәргәннәр.
Сабабашкишәрлеге урманчысы Айрат Гайнетдинов «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ, «Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ һәм «Олы Арташ урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ уку йортларында булган.
-
Саба муниципаль районы бинасының актлар залында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырыш оешма, учреждение, предприятие, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.