Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба гимназиясенең “Комета” мәктәп спорт клубы ел саен зур уңышлары белән сөендерә.

Март аенда булган республика этабында безнең командабыз беренче урынны яулап, Бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алдылар.

2 ай буе тренерлары Гайнуллин Ильнар Шамилевич һәм Ахтямов Алмаз Назимович җитәкчелегендә көндәлек тренировкалар үткәрделәр, ныклап булачак ярышларга әзерләнделәр. 2 май көнне укучыларыбыз ерак юлга-Анапа шәһәренә, мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия уеннарының финал этабына кузгалдылар. Уеннар 26 майга кадәр дәвам итте. Ярышларда барлыгы Россиянең 62 регионыннан командалар катнашты. Укучылар җиңел атлетика, баскетбол, самбо, шашки, футбол һ.б. төрле спорт төрләрендә көч сынаштылар. Балалар республикабыз һәм районыбызны лаеклы күрсәттеләр, зур уңышларга ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев