27 май 2025 яңалыклары
-
Саба гимназиясенең “Комета” мәктәп спорт клубы ел саен зур уңышлары белән сөендерә.
Март аенда булган республика этабында безнең командабыз беренче урынны яулап, Бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алдылар.
-
Бүген 27 май илебездә китапханәчеләр көне билгеләп утелә.
«Дулкын» радиосының «Китапханәче сүзе» тапшыруында китапханәчеләребезне, әлеге системада эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Ләйсән Билалова тәбрикләде, аннары «Китапханәче сүзе» тапшыруын без Югары Шытсу авылы китапханәчесе Дилә Нуриәхмәтова белән дәвам иттек.
-
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында 26 май көнне Мамадыш шәһрендә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды.
Саба районы командасы 1 урынга лаек булды. Икенче нәтиҗә Кукмара командасында, өченче урында Балтач районы.
-
«Сабантуй» спорт-мәдәни үзәге
Кичә «Сабантуй» спорт-мәдәни үзәгендә 2024/2025 нче уку елында фән олимпиадаларында зур җиңүләргә ирешкән укучыларны, аларның остазларын, әти-әниләрен бүләкләү тантанасы булды.
-
Ихлас күңелдән искиткеч бәйрәм — китапханәләр көне белән котлыйбыз!
Бүген без гомерләрен китапка һәм белемгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә миллионлаган кеше кирәкле китап таба, ярдәм ала һәм яңа идеяләр белән илһамлана.
-
Африка зовет: только для сильных и смелых!
В Татарстане идет набор в Африканский корпус.
-
От 2 500 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы!