Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олы Арташ авылында яшәүче Тимурханова Флера Гәбтри кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.

   Олы Арташ авылында яшәүче Тимурханова Флера Гәбтри кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

    Тимурханова Флера Гәбтри кызы 1935 елның 5 ноябрендә Олы Арташ авылында күп балалы Габдрахман  һәм Мәрфуга семьясында иң өлкән  бала булып дөньяга аваз сала. Шул ук авыл мәктәбендә 4 класс белем ала. Мәктәпне бетергәч колхозда торле эшләрдә эшли.                                                           

       1954 елны шушы  авыл егете  Зиятдинов Тимерханга кияүгә чыга. Шул көннән башлап, шушы авылда яшәп гомер итә. Тормыш иптәше Тимерхан белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар совхозда сыер савучы булып эшли. Соңыннан  мәктәптә техничка булып эшләп пенсиягә чыга. Бүгенге көндә  4 - бала,  9 - онык, 19 - оныкчыгы бар . Хәзерге  вакытта  балалары тәрбиясендә яши.

                                    Хөрмәтле Флера апа!

 Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.

   Без телибез сезгә исәнлекләр,
Ак бәхетләр,тыныч картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
   Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,
Тик борчулар гына күрмәгез.
Яшәгез сез матур итеп,
Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен!

                           Хөрмәтле  Флера апа !

   Бәйрәмегез мөбарәк булсын. Көннәрегез матур, имин, якты булсын. Балаларыгыздан гел игелекләр генә күреп, изгелекләр генә тоеп муллыкта, тынычлыкта, онык-оныкчыкларга куанып яшәгез. Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле, гомерегез хәерле булсын

    Алдагы гомер елларыгызны  тынычлыкта ,  муллыкта , кадерле һәм хөрмәтле кеше булып яшәп үткәрергә язсын.

        

  Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Арташ авыл җирлеге, районның социаль яклау идарәсе, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев