5 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Ел башыннан Татарстанда 1,9 меңгә якын балалар кирәк-яраклары белән бүләк җыелмалары бирелгән
Бүләк җыелмаларына беренчел кирәкле әйберләр керә.
-
3 нче ноябрь көнне башкалабыз Казанда үткән «Мөнәҗәтләр - гаилә бизәге» бөтенроссия бәйгесендә районыбыздан Мөхәмәдиева Розалия Әүхәди кызы катнашып кайтты.
Ул 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында «Соло» номинациясендә lll дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны уңышы белән котлыйбыз!
-
Олы Арташ авылында яшәүче Тимурханова Флера Гәбтри кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
-
Кичә 4 ноябрь халыклар бердәмлеге көнендә районыбызда зур, куанычлы вакыйга булды.
Саба аграр көллияте биләмәсендә 1941- 1945 елларда Ватанны саклап һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ачылды.