Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ноябрь башында Татарстанда аномаль җылылар көтелә

Ноябрь башында Татарстанда аномаль җылы һава көтелә. Айның беренче көннәрендә көндез һава температурасы +6… +11 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә дә җылы: +5…+8 градус. Синоптиклар фаразы буенча, өч көн шулай бик җылы торачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, ялларда болытлы һава, карлы яңгыр, көчле җил, бозлавык, кайбер районнарда – буран. Шимбә – 28 октябрьдә термометрның терекөмеш баганасы көндез +2…-1, төнге сәгатьләрдә 0…+5 градус күрсәтәчәк. Якшәмбе – 29 октябрьдә көндез +5 градуска кадәр, көньяк районнарда +8 градуска кадәр җылыта. Төнлә – 0 градус чамасы.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 30 декабрьдә юеш кар, көчле җил булыр дип көтелә. Һава температурасы тәүлек әйләнәсе +2…-2 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/10/126067/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев