28 октябрь 2023 яңалыклары
-
Россиядә чит телдә язулар тыелачак
Дәүләт Думасына элмә такталар һәм язулар, шул исәптән товар һәм акцияләр турында мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш диелгән закон проекты кертелгән.
-
Бүген Казанда Халыклар Дуслыгы Йортында «Шәҗәрә-минем гомер юлым» дип аталган фәнни-гамәли конференция бара.
Бүген Казанда Халыклар Дуслыгы Йортында «Шәҗәрә-минем гомер юлым» дип аталган фәнни-гамәли конференция бара.
-
Педагог һәм остаз елы кысаларында Иске Икшермә мәдәният йортында «Укытучы – остаз һәм дус» нәфис сүз осталары конкурсы булып узды.
Балалар уникаль һөнәр-укытучы турында шигырьләр сөйләделәр. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар башкаруында төрле авторларның әсәрләре яңгырады, әмма аларның барысы да балаларга белемнәр бирүчеләргә рәхмәт белән сугарылган иде.
-
Ноябрь башында Татарстанда аномаль җылылар көтелә
Ноябрь башында Татарстанда аномаль җылы һава көтелә. Айның беренче көннәрендә көндез һава температурасы +6… +11 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә дә җылы: +5…+8 градус. Синоптиклар фаразы буенча, өч көн шулай бик җылы торачак.