Китереп бирмәсләр – сорап алырга кирәк
Гаилә фермерлары, яңа гына үз эшен башлап җибәрүчеләр, кулланучылар кооперативлары үзләренә тиешле субсидия һәм грантлар турында әледән-әле ишетеп торса да, гади авыл халкы әлеге ярдәмнең күбесеннән бихәбәр. Ә бит шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тәкъдим ителә торган чаралар шактый. Чынлыкта бүген аларга нинди ярдәм күрсәтелә? Быелдан нинди үзгәрешләр кертелгән? Аларга кемнәр дәгъва кыла ала? Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны бүген нинди проблемалар борчый? Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта сөйләделәр.
Республикада савым сыеры һәм кәҗә асраучыларга, сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүчеләргә, өч яшьтән өлкәнрәк бия тотучыларга, кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре), тана сатып алучыларга, профилактик ветеринария хезмәтләре өчен бирелә торган субсидияләр бар.
Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин аңлатуынча, быелдан орлык, теплицага җиһазлар сатып алучыларга да субсидия биреләчәк. Шулай ук бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр, үсентеләр үстерүчеләргә дә ярдәм чаралары каралган. Моннан тыш, өч яшьтән өлкәнрәк бия тотучыларга күрсәтелә торган ярдәм чараларын алу тәртибе дә җиңеләйтеләчәк.
– Без алты төрле ярдәм чарасыннан башлаган идек. Хәзер халык унике төрле дәүләт ярдәменә өмет итә ала. Аларның саны елдан-ел арта, – диде журналистларга Ринат Гайзатуллин.
Ярдәмнең артыгы юк
Күрсәтелә торган ярдәм чаралары күп, тик алар җитәрлекме соң? Матбугат очрашуына чакырулы Биектау районы Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы малларга ашатырга терлек азыгы җитмәүдән зарланды.
– Кемдер терлек азыгының бәясе югары булуыннан зарлана. Кемгәдер ул бөтенләй җитми. Безгә әлеге проблеманы хәл итәргә туры килә, – диде ул.
Лаеш районының Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова әйтүенчә, авыл халкы савым сыеры һәм кәҗә тоткан, профилактик ветеринария хезмәтләре өчен бирелә торган субсидияләрдән актив файдалана. Ә менә кош-корт өчен бирелә торган субсидиягә берникадәр төзәтмәләр кертү кирәк.
– Чеби сатып алучылардан документларны без 1 июньгә кадәр җыябыз. Ә каз һәм үрдәк өчен документлар җыеп өлгермибез вакытын. Документлар тапшыру вакытын 1 июльгә чигереп булмасмы икән? – дип мөрәҗәгать итте ул спикерларга.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Молокин аңа җавап итеп, үзгәрешләрнең быелдан кертелүен җиткерде.
Шулай ук ташламалы кредит мәсьәләсе дә күтәрелде. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев фикеренчә, 5 процентлы ташламалы кредит авыл халкының “икенче сулыш”ын ачар иде.
– 2017 елга кадәр шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен ташламалы кредитлар бар иде. Кызганычка, ике ел элек бу эш туктатылды. Ул вакытта без 5 процентлы ташламалы кредитка чыгарга кирәклеген әйтте. Әлеге мәсьәләне аннан соң да әледән-әле күтәреп торабыз. Моның авыл халкы өчен кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз. Ул аларның “икенче сулышын” ачар иде, – диде ул.
Узган көзнең коры килүе, язгы көннәрнең башта җылытып алып, аннан соң суытуы уҗым культураларына да начар тәэсир итте. Күпчелек районнарда уҗым культураларын кабаттан чәчәргә туры киләчәк. Журналистлар мондый очракта нинди дә булса ярдәм күрсәтелүе-күрсәтелмәве турында да кызыксынды.
– Без бик үк уңай булмаган һава торышы шартларында яшибез. Ике-өч елның берсендә корылык күзәтелә. Узган ел, белгәнегезчә, яңгырлар аз яуды. Быел да әллә ни мактанырлык түгел. Уҗымнар мәсьәләсендә берникадәр югалтулар да бар. Узган ялларда мин Нурлат районына бардым. Быелгы уҗымнарның хәле узган елгыдан шактый аерыла. Көз коры килде, кар да бик тиз эреп юкка чыкты. Шуңа күрә проблема бар. Без үз чиратыбызда мөмкинлегебездән чыгып ярдәм итәргә тырышачакбыз, – диде Таһир Һадиев.
Ярдәмнең артыгы юк, диләрме әле? Безнең республика шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм чараларында күпләргә үрнәк булса да, эшлисе, хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек әле.
Фото: https://samozvetik.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев