30 апрель 2019 яңалыклары
-
«Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында «Созвездие - ЙОЛДЫЗЛЫК-2019 " XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау Гала-концерты
Унтугызынчы фестиваль Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулуга багышланган иде. Бәйрәм концерты сәхнәсенә 1500 яшь талант чыкты һәм «Вокал», «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләрендә иң яхшы номерлар тәкъдим итте.
-
Китереп бирмәсләр – сорап алырга кирәк
Гаилә фермерлары, яңа гына үз эшен башлап җибәрүчеләр, кулланучылар кооперативлары үзләренә тиешле субсидия һәм грантлар турында әледән-әле ишетеп торса да, гади авыл халкы әлеге ярдәмнең күбесеннән бихәбәр. Ә бит шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тәкъдим ителә торган чаралар шактый. Чынлыкта бүген аларга нинди ярдәм күрсәтелә? Быелдан нинди үзгәрешләр кертелгән? Аларга кемнәр дәгъва кыла ала? Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны бүген нинди проблемалар борчый? Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта сөйләделәр.
-
Быел Татарстанда 53 яшь гаилә торак алганда дәүләт субсидиясеннән файдаланачак
Соңгы елларда республикада 7,8 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырткан.
-
Кызлар нигә тарта?
Табиблар тәмәке тартуның организмга никадәр зарарлы булуы турында сөйләп, кисәтеп килсәләр дә, кешелек дөньясында никотинга һәвәслек таралганнан-тарала. Элек ир-атлар гына тартса, хәзер хатын-кызлар да тәмәкегә ябышты. Тәмәке суыра-суыра, хәтта тормыштагы төп бурычларын, нәселне дәвам иттерүче булуларын да оныттылар бугай инде. Кызлар нигә тарта? “Татар-информ” хәбәрчесе шуны ачыкларга тырышты.
-
Усад прогимназиясе Хорватиядән WorldSkills Kazan катнашучыларын кабул итәчәк
Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.
-
Нуттан кәтлит рецепты
Кәтлитнең дә төрлесе була! Хәтта итсезе дә! Өйрәтимме?
-
Ташламагыз ялгыз әтиләрне
Түбән Камадан килгән Илсөяр ханым белән “Ижминводы” шифаханәсендә ял итүче үзешчән сәнгать cөючеләр концертында таныштым. Иркен тын, тирән эчке моң белән ул башкарган башкорт халык җыры “җәнбикә” күңелләрне тетрәндерде, күзләргә яшь китерде. җыйнак кына гәүдәле, ягымлы йөзле, яше җитмештән аз гына узган ханым пенсиягә чыкканчы шәфкать туташы булып эшләгән югары категорияле белгеч икән. Гомере буе кешеләргә игелек кылып яшәгән.