Каен тузыннан эшләнмәләр ясаучы оста: "Айлык керем дүрт кешелек гаиләгә яшәргә җитә"
“Корал эшләр – кул мактаныр”, ди татар халык мәкале. Каен тузыннан эшләнмәләр ясаучы оста Арсений Амосов турында алай уйлап булмый. Эшләгән эше тел шартлатырлык булса да, мактанырга да, макталырга да теләми үзе.
Марий-Эл республикасының Звенигово районы Лесная Поляна биләмәсендә яшәүче Арсений Амосов гаҗәеп матурлык тудыра – каен тузыннан, вак эшләнмәләрдән башлап, сандыкларга кадәр ясый.
“Татар-информ” иҗат төркеме килгәндә, Арсений остаханәсенә ишек ясау белән мәшгуль иде. Шунысына игътибар иттек, останың каенга мәхәббәте әллә каян күренеп тора. Йортын ул түгәрәк формасында, почмаксыз итеп салган. Аны акка кара төшереп, каен тузы кебек буярга икән исәбе.
Бәдрәфе дә - түгәрәк. Аны исә каен тузы белән тышлаган. Карап торышка, бу нигездә каенга һәйкәл куелган кебек.
Арсений белеме буенча халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгеч. Әмма аның әтисе дә, әнисе дә рәссам. Димәк, телисеңме-юкмы, бу сәләт үзеннән-үзе күчкән аңа.
– 2000 елларда каен тузы белән шөгыльләнә башладым, - ди Арсений Амосов. – Дөресрәге, моңа дустым этәрде. Иң беренче ясаган әйберем - аның кызына “погрызушка”. Аның өчен әллә ни баш ватмадым үзе: каен тузын бөтердем дә бөтердем - шул килеп чыкты.
Аннары каеш, сандык ясап карадым. Шуннан башланды инде. Аннан соң Себергә чын оста янына укырга киттем. Россиядә бик танылган Александр Варламов исемле кеше бар. Ул 30 еллап элек бу шөгыльгә кереп китеп, Себердә әлеге һөнәрне күтәргән. Мин аның белән моңа кадәр дә таныш идем. Бер сөйләшкән вакытта: “Каен тузы белән шөгыльләнмим башка, сине өйрәтеп калдырыр идем”, - диде. Шулай итеп мин Себергә барып 2 ай укыдым. Дүрт ел элек иде бу, миңа 30 яшь иде.
Арсений кул эшләнмәләрен төрле күргәзмә, ярминкә, фестивальләрдә сата.
– Мин күбрәк Казанга, Татарстанга бәйләнгән. “Каравон”, “Крутушка”, “Спас ярминкәсе”нә чакыралар. Айлык керем дүрт кешелек гаиләгә яшәргә җитә. Ае буена бер тиен дә эшләмәскә дә, яхшы гына керем алырга да була, - ди Арсений.
Оста безгә үз куллары белән тудырган эшләнмәләрне дә күрсәтте.
– Чәй, шикәр, бал өчен савытлар ясыйм. Боларына бер көн вакыт китә. Зур штукатулкалар бер атнага кадәр сузыла. Ихтыяҗ юк түгел. 20 ел шөгыльләнәм бит инде, - ди оста.
Арсенийның эш кораллары күп түгел. Әйтик, кечкенә, зур кискеч (резачок), ике төрле өтерге, без. Каен тузының арткы ягына бизәкләр кискеч белән ясала, вак төркеләрне тикшәргә без ярдәм итә. Арсений сүзләренчә, осталар үз кулларына яраклы коралны үзе ясый, мондыйларны кибеттән табып булмый икән.
– Эш башлар өчен иң элек каен тузын чистартам, – дип дәвам итә Арсений Амосов. – Кайбер вакытта заказ бирүчегә аерым дизайн һәм үлчәм кирәк. Рәсемнәр башта кәгазьгә төшерелә. Һәр оста кебек , үз эшеңә якын килсәң, тормыш алып барырга мөмкин. Әмма әлеге шөгыль бик җиңел димәс идем. Минем янга өйрәнергә дә күпләр килде. Әмма ике атнага да түзмичә китеп баручылары да булды. Заводка барып эшләүне кулайрак күрәләр.
Арсений каен тузын заказ белән Себердән кайтарта. Аны фәкать җәй башында җыялар. Баксаң, мондый матурлык тудыру өчен безнең шартларда үскән каеннар туры килми икән, ертыла. Әмма оста материл өчен күпме чыгым тотылуы хакында әйтмәде.
Арсений тумышы белән Чиләбедән. Хатыны – Татарстаннан. Бу авылга күченүләренә өч ел булган. Бүген өч һәм бер яшьлек ике кыз тәрбиялиләр.
– Әгәр сәләт нәселдән килә икән, кем булырга дигән уй тумый да. Кызым Анастасиянең дә сәләте булырга охшап тора. Мин ясаган штукатулка капкачларын, кызыксынып, ике яшь тулганчы без белән тегә башлады. Рәсем ясарга да һәвәслеге бар, - ди әти кеше горурланып.
Каен тузыннан эшләнгән бу вак эшнең бәясе дә бар, билгеле. Әйтик, бизәкләр төшерелгән каен тузы белән уч төбенә сыярлык көзге бер мең сум тора.
Арсений Амосовның киләчәккә планнары да зурдан.
– Зуррак остаханә ачып, эш булмаган авыллардан кешеләр җыеп өйрәтергә телим. Аннары эшчәнлекне җәелдерергә дә була. Хәзер яши торган өйне киләчәктә остаханә итәргә уйлыйм. Ә үзебез өчен урман эченәрәк икенче өй салу уе да бар, - ди ул.
Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев