30 октябрь 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар
Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.
-
Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.
-
Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.
-
Татарстанда өч балалы гаилә һәлак булды
Карлы юлдан баручы «КАМАЗ» машинасы каршына килүче «Лада» автомобиле белән бәрелешкән.
-
Айнур Габдулхаков Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесенең 1 нче дәрәҗә лауреты булды
2018 елның 27 октябрендә Мамадышта Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесенең йомгаклау туры һәм гала-концерты узды.
-
“Ул миңа алтыным, ә мин матурым диям...” – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән Ришат Тимергалиевның мәхәббәт тарихы турында
Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Хыялың чынга ашасына ышанып, Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, морадыңа ирешәсең. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Хаҗга баргач, Кәгъбәтуллага тотынып, күңел түрендәге эчкерсез хыялы турында уйлый. Һәм ул хыял чынга аша: 2018 елның 21 октябрендә Ришат Тимергалиевка кияүгә чыга. Яңа гаилә “Татар-информ”да кунакта булды.
-
Татарстан халкын рәттән дүрт көн ял көтә
Биш көнлек эш атнасы булганда 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре була.
-
Каен тузыннан эшләнмәләр ясаучы оста: "Айлык керем дүрт кешелек гаиләгә яшәргә җитә"
“Корал эшләр – кул мактаныр”, ди татар халык мәкале. Каен тузыннан эшләнмәләр ясаучы оста Арсений Амосов турында алай уйлап булмый. Эшләгән эше тел шартлатырлык булса да, мактанырга да, макталырга да теләми үзе.
-
Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк
13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.
-
Бүген яшәп калыйк: иртәгәсе кемдер өчен бөтенләй дә тумаска мөмкин
Яратам көзнең күзләрне камаштырырлык төрле төсләр белән баетылган шушы сихри мизгелләрен. әйтерсең лә сусыл җиләк иренле, кызарып пешкән алма битле, нурлы йөзле, нәзәкатьле, чибәр җәй кызы белән киң җилкәле, мәһабәт буй-сынлы, тырыш, уңган көз егете очрашып кавышканнар да, тирә-юньдәге муллыкка, хөрлеккә кинәнә-кинәнә туй итәләр.
-
Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.
-
20 яшьлек ана баласын тәрәзәдән ыргыткан
Җинаять кылганнан соң, исерек хатын йокларга яткан.
-
Казанда кызыл автобус шоферы рульдә аңын югалткан мизгел видеога эләккән
Юл-транспорт һәлакәте Казанга килү юлында – Горький шоссесында булган.