Юлбат авылында декабрь башыннан бирле окоп шәмнәре ясау бара
Хәрби операциядә катнашучыларның инде әлеге окоп шәмнәреннән файдаланулары турында билгеле. Егетләр үзләре дә рәхмәт әйтеп хәбәр салалар, шуңа күрә окоп шәмнәре ясаучылар тагын да тырышыбрак эшлиләр.
Бүгенгесе көндә биредә эш кайный, кемдер катыргы картонны кисә, кайсыдыр парафин эретә, шулай ук калай банкаларны да тиешле таләпләргә китереп кисәләр, җайлап куялар.
Әлеге эшне җанландырып җибәрүче Тенеки авылында яшәүче Фидәил Хисамиев эшне зур төгәллек белән алып бара. Ул шул кадәр бу эшне җайга салган, шуңа инде сөенеп-шатланып кайттык.
Юлбат төп мәктәбе укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары бу эштә бик тырышып эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев