16 февраль 2024 яңалыклары
-
Олы Кибәче мәктәбе укучылары ЗАГСта кунакта
Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылган әлеге очрашуда, укучылар ЗАГС эшчәнлеге, шулай ук күпфункцияле үзәктәге барлык оешмалар эшчәнлеге, районда гаилә кыйммәтләре буенча үткәрелүче төрле чаралар белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
Быел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1800 кешелек квота бүлеп бирелгән
Былтыр, 2023 елда да квота күләме шулкадәр иде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
-
Байлар Сабасында гомер итүче Вәлиева Зәйнәп Нургали кызының бүген 95 яшен каршылый
Байлар Сабасында гомер итүче Вәлиева Зәйнәп Нургали кызының бүген үзенең олы бәйрәмен 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
-
Юлбат авылында декабрь башыннан бирле окоп шәмнәре ясау бара
Хәрби операциядә катнашучыларның инде әлеге окоп шәмнәреннән файдаланулары турында билгеле. Егетләр үзләре дә рәхмәт әйтеп хәбәр салалар, шуңа күрә окоп шәмнәре ясаучылар тагын да тырышыбрак эшлиләр.