Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Июльнең соңгы көнендә Татарстанда кабат яшен, боз һәм көчле җил көтелә

31 июльдә Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада һәм Казанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак. Җилнең тизлеге көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр була, ә урыны белән аның тизлеге 18-23 метрга җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы да фаразлана.

Искәртеп үтик, 29 июльдә, Идел буе федераль округында давыл чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округында начар һава торышы аркасында 10 кеше үлгән һәм тагын 76 кеше зыян күргән. Шул исәптән Марий Элда Яльчик күле янында 8 кеше үлде. Тагын 29 кеше имгәнгән, 16сы хастаханәгә озатылган. Бу фактларга бәйле җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/iyulnen-songy-konenda-tatarstanda-kabat-yasen-boz-ham-kocle-il-kotela-5874332

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев