31 июль 2023 яңалыклары
-
Давыл чыгудан һәлак булган һәм имгәнгән Татарстан кешеләренең гомуми саны билгеле
Татарстанда яшәүче 9 кеше давыл чыгу сәбәпле һәлак булган һәм республиканың 47 кешесе төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта «Татар-информ»га Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгендә хәбәр иттеләр.
-
25 июль көнне “Гаилә” ял паркында китапханәче Шакирҗанова И. “Татар халык уеннары” дип исемләнгән танып белү-уены үткәрде
Саба район балалар китапханәсе быел Россия халыкларының балалар уеннарына багышланган «Мәдәни шимбә» Бөтенроссия акциясендә катнашты.25 июль көнне “Гаилә” ял паркында китапханәче Шакирҗанова И. “Татар халык уеннары” дип исемләнгән танып белү-уены үткәрде.
-
Идел елгасында баткан көймәнең 8 пассажирын тапканнар, алты айлык бала һәлак булган
Чувашиядә начар һава шартлары Идел елгасында бәхетсезлеккә сәбәп булган.
-
АО «Транснефть — Прикамье» за первое полугодие 2023 года сэкономило почти 900 тонн условного топлива
АО «Транснефть — Прикамье» подвело итоги реализации программы энергосбережения и повышения энергетической эффективности в первой половине 2023 года. За отчетный период общий эффект от реализации энергосберегающих мероприятий в денежном выражении составил 29,1 млн рублей или 881,7 т. у. т. (тонн условного топлива).
-
Теләче районы Баландыш авылы сабантуе мәйданында «Түгәрәк уен» дип аталган бәйрәм гөрләде
Теләче районы Баландыш авылы сабантуе мәйданында «Татмедиа» оешмасы белән бергәлектә уздырылган «Түгәрәк уен» дип аталган бәйрәм гөрләде.
-
Июльнең соңгы көнендә Татарстанда кабат яшен, боз һәм көчле җил көтелә
31 июльдә Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Кызлар һәм малайлар арасында фехтование буенча төбәк-ара ярышлар
29, 30 июльдә Саба-Арена спорт мәктәбендә кызлар һәм малайлар арасында фехтование буенча төбәк-ара ярышлар узды. Ярышларда Саба муниципаль районыннан, Казан һәм Екатеринбург шәһәрләреннән 50дән артык спортчы катнашты.
-
Лесхоз бистәсендә урам концерты
29 июльдә Лесхоз мәдәният йорты территориясендә «Дуслык елмаюдан башлана» дип аталган урам концерты үткәрелде.
-
Уңышлы эш атналары телибез!
Йөргән юлларыгыз уң, кәефләрегез күтәренке булсын!