Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халык җыеннары дәвам итә: Чулпыч авылына ипи китертүне оештыру, мәктәп янында машиналар кую өчен стоянка булдыру һәм башка мәсьәләләр...

Бу көннәрдә үткәрелгән халык җыеннарында күтәрелгән сораулардан чыгып авыл һәм шәһәр җирлекләрендә 2017-2018 елларда хәл ителергә тиешле җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр формалаша.

Сорауларны Олы Шыңар мәдәният йортына килүчеләр күп бирде. Чулпыч авылына ипи китертүне оештыру, мәктәп янында машиналар кую өчен стоянка булдыру, Ике Шыңар арасындагы олы юлга "җәяүле сукмагы" билгесе куйдыру һәм башка мәсьәләләрне күтәрделәр. Явлаштауда балалар бакчасы бинасы каршына чаналар бозланып катмасын өчен ябык корылма төзү, урта мәктәбе янына автобус борылу өчен мәйданчык кирәклеге, авыл үзәгендәге күпернең (торба салып ясалган) куркыныч хәлдә икәнлеге, яз көне өстеннән су агуы, саклагычлары да юклыгы әйтелде. Шәхси хуҗалыклар саткан сөткә бәянең Явлаштауда -23 сум, Шекшедә 24 сум булуына да ризасызлык белдерелде. Ялгыз яшәүче пенсионер Мәрьямбикә Нәҗипованың тузган йорт нигезен җылыту өчен бер машина ком кирәк булып чыкты.

Тимершыкта бер генә сорау бирделәр. Көектә яшәүчеләр, авыл уртасындагы карьердан аккан ком-таш күмгән инешне чистартып булмасмы икән, югыйсә бакчалар су астында калачак, диделәр. Иштуганда үткән җыенда район җитәкчеләренә сорау бирмәделәр, дип яза saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев