3 февраль 2017 яңалыклары
-
Дуңгыз колбасаларында һәм шпикта Африка чумасы вирусы геномнары ачыкланган, игътибарлы булыгыз!
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе агымдагы елның 24 гыйнварында җаваплылыгы чикләнгән "Юбилейный" ит комбинатында (Саратов шәһәре) җитештерелгән колбаса әйберләрендә һәм җаваплылыгы чикләнгән "Дымок и К" җәмгыятеннән (Энгельс шәһәре) китерелгән тозлы шпикта дуңгызларда була торган африка чумасы вирусы геномнары ачыклануы турында белдерә.
-
Тагын фаҗига: Минзәлә театры артистлары һәлак булган [+фото]
Бүген М-7 трассасында зур фаҗига: Минзәлә артисткалары, Әхмәтханова Эльмира белән Гәрәева Эльмира авариядә һәлак булган.
-
Халык җыеннары дәвам итә: Чулпыч авылына ипи китертүне оештыру, мәктәп янында машиналар кую өчен стоянка булдыру һәм башка мәсьәләләр...
Бу көннәрдә үткәрелгән халык җыеннарында күтәрелгән сораулардан чыгып авыл һәм шәһәр җирлекләрендә 2017-2018 елларда хәл ителергә тиешле җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр формалаша.
-
Югары Симет авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче " Асыльяр" ансамбле [фоторепортаж]
-
Март – салкын, июнь – яңгырлы, июль коры булачак
Көннәр кайчан җылытыр икән? Иртәгә тагын суык булырмы? Телевизордан "Хәбәрләр" тапшыруын караганнан соң, һава торышы турындагы мәгълүматны көтеп ала торган булдым. Күңелне җылытырлык сүз әйтмәсләрме янәсе. Аларның сүзләренә караганда, шимбә-ял көнне тагын суыта.
-
Илфак Шиһапов: «Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам»
25 яше тулып килүче бер таныш кыз зарлана: «Кияүгә чыгарга вакыт җиткәнен дә беләм, тик кемгә? Бер-ике тапкыр очрашып алырга теләгән егетләр күп, тик менә кияүгә алам дигәне юк бит!» 21е тулырга маташучы икенче кыз: «Юк, егет тә юк, очрашкан да юк. Тагын бер-ике ел көтәм дә үземә иптәшкә бәбәй...
-
Зөлфия Шәрәфиева: "Президент хатыны булуга мин каршы түгел"
Гүзәллек бәйгеләрендә катнашучы кызларга карата кайберәүләрдә мыскыллы караш яши. Имеш алар тән белән ымсындырып акча эшли, акыллары сай, карт байларның булачак хатыннары һәм башкалар.
-
Фаҗига: юл-транспорт һәлакәтендә танылган журналист Эльвира Ибраһимова һәлак булган
Кичә Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булган. Журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мутавалова дип белә) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Эльвира һәлак була.