Узган атнада Сабантуйлар старт алды. Гүзәл Уразованың сторизларын карап-күзәтеп баручылар беләдер, җырчы Дүртөйле районы Суккул авылында бик күңелле шәп Сабантуй уздырып кайткан.
"Кояшлы, хәтта эссе, ходай биргән көн булды", - дип уртаклаша Гүзәл Уразова.
Артистка үзе дә милли бәйрәмдә көянтә белән йөгереп су ташу уенында катнашып, бүләккә яулык откан һзм аны җиңелгән апага тапшырган.
Агымдагы атнаның 8, 9 июнь көннәрендә Гүзәл Уразова Новосибирск шәһәрендә узачак Федераль Сабантуйда катнашачак.
"Ә сезнең якларда әле Сабантуй булдымы? Яисә кайчан булачак?" дип кызыкчына Гүзәл Уразова.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев