5 июнь 2019 яңалыклары
-
Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта файдалы 16 киңәш
...
-
Лагерьда тагы бала үлеме. Бу юлы Башкортстанда
Бөре шәһәренең “Чайка” лагерында теркәлгән бу фаҗига.
-
Федераль Сабантуе батырларына велобайк һәм автомобиль бүләк итәчәкләр
Федераль Сабантуйга көрәшчеләрдән гаризалар 8 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Үз авырлыгында җиңүчеләр автомобиль уйнатуда катнаша алачак.
-
Татарстанда җирләрне гидромелиорацияләүгә 185 миллион сум юнәлдереләчәк
"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында 2020 елда мелиорацияләнгән җирләрнең мәйданы ике тапкырга артып, 1 мең гектарга җитәчәк.
-
Эзмә авылында Сабантуй бәйрәме өчен бирнә жыю
2 нче июнь көнне Эзмә мәдәният йорты, Эзмә урта мәктәбе hэм "Саф чишмә" балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә Сабантуй бәйрәме өчен бирнә жыйдылар.
-
Гүзәл Уразованың Сабантуйда кайда чыгыш ясаячагы билгеле
Узган атнада Сабантуйлар старт алды. Гүзәл Уразованың сторизларын карап-күзәтеп баручылар беләдер, җырчы Дүртөйле районы Суккул авылында бик күңелле шәп Сабантуй уздырып кайткан.
-
“Мин үз хатамны аңладым, бүтән анда бармаячакмын”: Республика хастаханәсе табиблары тимер юл күпереннән егылып төшкән 18 яшьлек егетне коткарды
Тугыз айга якын хастаханәдә, 18 ләп операция...18 яшьлек Валерий Мортазовка әнә шундый сынау килә. Шуклыгы аркасында Арча станциясендә тимер юл күпереннән 10 метр биеклектән егылып төшә ул. Бавыры өзелә, югары вольтлы чыбыкка кагылып, тәненең 40 проценты пешә. Республика клиник хастаханәсендә гыйбрәтле, барлык яшьләргә сабак булырлык шушы вакыйга турында ишетеп кайттык. Табиблар берничә катлаулы операция ясап, аның гомерен саклап кала.
-
"Мине Ходай нәкъ шул вакытта шул урында бул дип җибәргән кебек”: Әлмәттә ике егет буада баткан балаларны коткарган
31 май Әлмәттә яшәүче ике икенче класс баласы өчен гомерләренең соңгы көне була язып кала. Алар буада бата, бәхеткә, шул тирәдә булган ике балыкчы балаларны коткарып кала. Судан чыгарганда малайларның икесе дә ярым үлем хәлендә була. Вакыйга турында тулырак – “Татар-информ”да.