Гөрли-дөрли Париж язы
Бөтен дөньяда ОПЕК+ саммиты нефтькә бәяләрне күтәрерме-төшерерме дип көткән бу көннәрдә, Парижда башланып киткән дулкынланулар һәм тәртипсезлекләр үзләренең яңа югары ноктасына җитте. Үткән шимбәдә “Сары жилетлар” дип атап йөртелгән баш күтәрүчеләр хәрәкәте Франция башкаласын төтенгә тончыктырды: үзәк кварталларда да көйгән ис борыннарны ярып керә, суларга һава җитми дигән хәбәрләр ишетелде.
Мондый хәл 1968 елгы атаклы студентлар фетнәсе вакытында да, 2005 елгы мөһаҗирләр баш күтәрүендә дә күрелмәгән иде, диләр. Кайбер сәясәтче аналитиклар вәзгыятьне 1871 елгы Париж коммунасы көннәре белән чагыштыралар хәзер. Париж хакимиятләре Елисей кырындагы манифестацияне тыярга кыймадылар, әмма полицейскийлар санын 5 меңгә кадәр арттырдылар. Көрәш кырына керә алмаган радикаллар, уң һәм сул гыйсъянчылар һәм шәһәр чите хулиганнары башкаланың үзәгенә таба хәрәкәт итәргә мәҗбүр булдылар. Шарль де Голь мәйданына атаклы Триумфаль арка яулап алынды, байлар гына яши торган мәртәбәле XVI һәм VII Париж округлары бәрелеш мәйданына әверелделәр, музейлар таланды, витриналар җимерелде, автомобильләргә ут төрттеләр, ялкын агачларга күчте.
Полиция күз яше агыза торган газны кызганып тормады, су пушкаларыннан атты. Тәртип сакчыларына җавап итеп ташлар, шешәләр, петардалар очты. Гыйсъянчыларга күрше дәүләтләрнең хәрби ярдәме генә җитми иде, ярсудан күзләре томаланган яшьләр кулына корал тоттырып, һаваны очкычлар өчен бикләсәң, Франция җитәкчелеге Каддафи язмышын уртаклаша алыр иде ихтимал. Полиция фетнәчеләрне кызганып тормады, җиргә егып, кулларын каерып бәйләде, травматик коралдан кешеләргә рәхимсез рәвештә аттылар. Кеше хокукларын яклап, күз яше түгәргә тиешле Көнбатыш демократик матбугаты телен тешләде.
Гыйсъянчыларның сәяси таләбе дә бик билгеле: хөкүмәтне куып таратырга, Кораллы көчләр Генштабының элекке җитәкчесе Пьер де Вильены Премьер-министр итеп куярга. Ял көнне генә Аргентинадан кайтып төшкән Президент Макрон гадәттән тыш киңәшмә җыярга мәҗбүр булды. Аның инде хөкүмәт җитәкчесенә “сары жилетлар”ның лидерлары белән очрашып сөйләшергә әмер бирүе дә мәгълүм.
Ул арада фетнә вирусы күрше Бельгиягә дә күчеп өлгерде. Берничә йөз гыйсъянчы шәһәрнең үзәгендә Еврокомиссия һәм Европа Советы биналары янында манифестация үткәрде. Бельгиядә 82 кешенең кулга алынуы билгеле. Әле глобаль кризис кыңгырау гына чылтырата, “карт” Европа инде өянәге башлану хәлендә. Керчь бугазында килеп бөялгән кораблар “бөке”се уңаеннан Россиягә санкцияләр кертергәме, үзеңдәге ачы вәзгыять белән шөгыльләнергәме, белгән юк.
Рәшит Фәтхрахманов
(“Ватаным Татарстан”, /№ 176, 05.12.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев