6 декабрь 2018 яңалыклары
-
Кичә Сабаның социаль яклау идарәсендә түгәрәк өстәл форматында утырыш узды
Бүгенге көндә районда пенсия фонды мәгълүмәтләре буенча әлеге төр категориягә кергән 4637 граждан яши. Һәм аларның барысы да хөкүмәт карарлары нигезендә тиешле айлык пособие акчалары, түләүләр бн тәэмин ителгән. Балалар линиясе буенча табиблар да закон кысаларында эшне оештырып алып баралар.
-
Ашыгыч ярдәм машинасы катнашындагы авариядә алты кеше һәлак булган
Һәлак булучылар арасында ике бала да бар.
-
"Ак Барс" клубы хоккейчысы Элвин Грейны "Татнефть-Арена" бозын ватуда гаепләде
«Ак Барс» «Северсталь»не 4:2 исәбе белән җиңде. Уеннан соң "Ак Барс" хоккейчысы Артем Лукоянов "Татнефть-Арена"дагы бозның сыйфатына зарланды. «Хәзер бу бозда уйнап булмый, комда йөгереп йөргән кебек. Корреспондентлар аша боз сыйфаты өчен җаваплы кешеләргә җиткерәсе килә. Бәлки, сәбәп концертлардадыр. Кемгә әйтергә икәнен дә белмибез, болай уйнау мөмкин түгел", - диде Лукоянов.
-
Гөрли-дөрли Париж язы
Бөтен дөньяда ОПЕК+ саммиты нефтькә бәяләрне күтәрерме-төшерерме дип көткән бу көннәрдә, Парижда башланып киткән дулкынланулар һәм тәртипсезлекләр үзләренең яңа югары ноктасына җитте. Үткән шимбәдә “Сары жилетлар” дип атап йөртелгән баш күтәрүчеләр хәрәкәте Франция башкаласын төтенгә тончыктырды: үзәк кварталларда да көйгән ис борыннарны ярып керә, суларга һава җитми дигән хәбәрләр ишетелде.
-
“Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен инвалидлар декадасына багышланган чара
Декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елның 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына җәлеп итү максаты белән, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр дигән фикерне үзгәртү максаты белән үткәрелә.
-
"Гафу итегез, закон – закон инде ул". Аксубай базарында сату итүчеләрдән бистә үзәген бушатуны сорыйлар
“Ярдәм итегез, базардан куалар!” Аксубай сатучылары әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Сатучыларга ике дистә елдан артык сәүдә иткән базар урынын калдырып китәргә кушканнар.
-
Авылда яшәүче 1 миллионга якын кешенең пенсиясе артачак
2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш, дип хәбәр итә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.
-
Миллионер за четыре секунды: на что потратит выигрыш меткий болельщик «Ак Барса»
Ильнас Хасаншин рассказал, долго ли набивал руку на выигрышный бросок.
-
ЧЕМПИОНАТ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ПО БОКСУ СРЕДИ ЖЕНЩИН
С 27 ноября по 2 декабря 2018г. в г. Казань прошло ПЕРВЕНСТВО РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ПО БОКСУ СРЕДИ ДЕВОЧЕК 2005-2006г.р. и ПЕРВЕНСТВО РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ПО БОКСУ СРЕДИ ЮНИОРОК 2001-2002 г.р. в зачёт XII СПАРТАКИАДЫ УЧАЩИХСЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН.
-
Саба районында салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела
"Курсабаш" җәмгыятендә тәүлегенә уртача 10,5 тонна сөт савалар.
-
Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды
"Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.
-
Әлфис Кыямовның хатыны Рәзимә ханым: “Әлфискә бозымны безгә якын кешеләр ясады”
Әлфис Кыямовның үлүенә 8 февраль 15 ел булачак. Менә үткән вакыт, әйеме? Ничә еллар үтсә дә, әлеге шәхес әле дә хәтердә. Аның “Кил син, үзең кил”, “Сылукай”, “Шомырт бәйләме” җырлары һаман да популяр. Нинди кеше иде икән ул Әлфис Кыямов? Әлфис абыйның хатыны Рәзимә апа, тол калгач, ике баласын нинди юллар белән аякка бастырган? Бу һәм башка сорауларга Рәзимә апа үзе җавап бирде.