“Дәваланыр өчен Германия, Израиль хастаханәләренә барырга кирәкми. Дару – аяк астында. Иренмичә җыярга гына кирәк“, – ди Әгерҗе районының Красный Бор авылында яшәүче 95 яшьлек Яйла Ишиков. Халык аны Яхъя бабай, “безнең доктор” дип йөртә. Ярдәм сорап, аңа хәтта чит илләрдән дә шалтыраталар икән.
“Туберкулездан 40 минутта дәвалап була”
Урманга чыгып китсә, бабайның көннәр буе йөри торган гадәте бар икән. Үләнгә хәтта төнлә дә бара. Шуңа күрә килер алдыннан, урманга чыгып китә күрмәгез инде, дип алдан кисәтеп куйдык. Без килгәндә, үзе генә түгел иде. Ярдәм сорап, Ульян төбәгеннән килгәннәр.
– Бервакыт түндербаш төнәтмәсе турында сорап, Австриядән үк шалтыраталар. Апалары Ижауда яши икән, минем турында шуның аша белгәннәр. Биреп җибәрдем, эчкәч, шеше беткән. Рәхмәт әйтеп шалтыратты. Әле менә түндербаш үләненнән 19 өч литрлы банка дару ясап куйдым. Былтыр әзерләгән 90 литры бик тиз бетте. Табиблар авыруларны минем янга җибәрә. 100 граммын 200 сумга бирәм, – дип сөйли ул. – Әҗәлдән башка, бөтен нәрсәгә дә дәва бар. Моның өчен Израиль, Германиядәге хастаханәләргә барырга кирәкми. Андагы табиблар үзләре шулай ди. Израиль табибларына үзем капчыклап үлән җибәрәм. Безгә авыруларыгызны җибәрмәгез, акчаларын гына әрәм итәләр, ди таныш табибым. Мин җыйган үлән белән 66 кешене гепатиттан дәвалаганнар.
Яхъя бабай бу эш белән утыз елдан артык шөгыльләнә инде. Берәүне дә кире бормый, барысын да кабул итә. Гангрена, бавыр, үпкә чире… Исемлек бик озын. Үзе әйтүенчә, хастаханәдә айлар буе авырып, үлемен көтеп ятканнарга да булыша. Туберкулездан шыр сөяккә калып, ай ярым хастаханәдә яткан баланы аякка бастыра.
– Туберкулезны 40 минут эчендә җиңәргә була, баланы үзем дәвалыйм, дип, табибларга әйтеп карадым. Ярдәмне кабул итмәгәч, әтисенә улын тизрәк хастаханәдән алып чыгарга куштым. Ике көнлек гомере калган иде. Үзем әзерләгән порошокны биргәч, 40 минуттан ул инде ашарга сорый башлады. Хәзер эшләп йөри, сау-сәламәт, – дип сөйли ул. – Бөек Новгородтагы 20 ел гонорея чире белән интеккән ир дә шөкер итеп яши. Чит ил клиникаларында дәва таба алмагач, аптырап килгән иде.
Яшен сугар, борчылма!
Тумышы белән Грузиядән ул. Үзен татар төреге дип атый. 1944 елда Сталин репрессияләре чорында Үзбәкстанга сөргәннәр. Ун ел буе концлагерьда булырга туры килгән аңа. Шунда аягына аткан булганнар. Хәрәкәтсез калган аягын, еллар үткәч, үзе дәвалаган. Үзбәкстанда өйләрен яндыргач, 1981 елда хатынының тугына ягына – Әгерҗе районының Уразай авылына күченеп кайтканнар. Анда яшәгәннән соң, Красный Бор авылының суына кызыгып, әлеге авылда йорт салганнар.
Яхъя бабайның дәвалау сәләте бик күптән ачылган. Яшь вакытында төшендә ак сакаллы бер бабай аны үзе белән ияртеп алып китә. “Бөтен җирдә – чәчәк, мәчетләр, азан тавышлары яңгырый. Теге бабай икенчесенә әйтә: “Менә мин син сораган малайны алып килдем”, – ди. Тегесе, алайса, син аны укыт, диде. Мин шунда сүрәләр укыдым. Уянып киткәч, үземне өч көн буе начар хис иттем. Мулла чакырткач кына уңайландым”, – дип искә ала ул.
Әгерҗегә күченеп кайткач, теге бабай аның төшенә тагын керә. Сул ягыңны яшен сугар, курыкма, ди. Дөрес әйткән була, печәнгә барган җирдә яшен суга. Биш минут җирдә яткач, сикереп торып, болыннан бер кочак мәтрүшкә җыя. Менә шушы хәлдән соң кешеләрне дәвалый башлый. Аягын нинди үлән белән дәваларга кирәклеген дә төшендә күрсәтәләр. Су буендагы “Илья Муромец” дигән үләнне җыеп, аны иттарткычтан чыгарып, авырткан аягына бәйли, шулай итеп, чирне оныта.
Йолкысаң, файдасы юк
Урманга кергәнче, бабай башта бер-ике сүрә укый икән. Үләннәрне бисмилла әйтеп, биш-алты сантиметр озынлыкта кисеп ала. Йолкып җыйсаң, файдасы да, дәвасы да булмый, ди.
Иң беренче булып ул ашказаны җәрәхәтен дәвалый. Зәңгәр күкчәчәк (синюха голубая) белән саз кипкәрен (сушеница болотная) эчеп, өч атнада аны гомерлеккә онытып була икән. Гепатиттан кара чина үләне ярдәм итә. Түндербашны да эчәргә киңәш итә. Анысын 240 көн буе эчсәң, организм авырулардан чистарына, ди.
– Минем китап укыган юк. Уйланып йөрим дә, үлән исеме искә төшә. Чәчәген, тамырын, сабагын җыям. Киптерәм, төнәтмәләр ясыйм. Алар турында мәгълүматны дәфтәргә теркәп барам. Менә чыршы күркәсе әзерләдем әле. Ул инсульт һәм үпкә ялкынсынудан булыша. 3 литр банкага 600 грамм күркәне турап салам, шуңа ике аш кашыгы бал һәм спирт тутырам. Ике атна тоткач, бер ай буе көнгә өч тапкыр 20 тамчы эчәсе. Бездә үсми торган үләннәрне Иркутскидагы “Шалфей” җәмгыятеннән соратып алам. Анда үләннәрне бөтен дөнья буйлап алып кайталар. Үзем дә аларга җибәрәм, – ди халык табибы.
“Кеше гомере өчен көрәшергә көчем бар икән, мин тормыштан канәгать”. Бабай бу сүзләрне бик яратып әйтә. Әле бирешергә җыенмый: сау-сәламәт, күңеле көр. Бабасы да 128 яшькә кадәр гомер кичергән икән. Алда зур эшләр көтә: яз, җәй көне җыйган үләннәрне кыш буе киптерәсе бар.
Нет комментариев