11 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстанда бал кортлары үлә: умартачылар басуга химикат сипкән хуҗалыкларны гаепли
Татарстанда 3 мең бал корты оясы үлүе теркәлгән. Интернет челтәрләрендә җирдә өемнәре белән ятучы бал кортларының фотолары һәм видеолары артканнан арта бара. Күпчелек умартачылар фикеренчә, проблема агулы химикатларны көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә кертү белән бәйле. “Татар-информ” хәбәрчесе белгечләр һәм зыян күрүчеләр белән бу проблемага ачыклык кертте.
-
Күп балалы гаиләләрнең ипотекасын дәүләт түләячәк: 450 мең сум компенсацияне ничек алырга?
Россиядә күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кабул ителде. Башта вакыты чикләнмәгән 6 процентлы ипотека ставкасы билгеләделәр. Ә хәзер ипотеканы түләү өчен ана капиталы белән чагыштырырдай сумма бирәләр. Әлеге өстәмә 450 меңгә кемнәр өметләнә ала һәм аны алу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта тулырак “Татар-информ” репортажында.
-
Татарстанда гериатрия стационарлары кайда булачагы билгеле
Ел азагына кадәр олы буын кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча 140 ятак булдырылырга тиеш.
-
АНТАЛИЯ САБАНТУЕНДА - САБА МЕНДӘРЛӘРЕ
Кайларда гына сибелеп яшәми безнең татар халкы… Рәсми чыганакларга караганда, дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип исәпләнелә. Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШда, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Төрле исәпләүләр буенча, 10 меңгә якын татар бүгенге көндә кояшлы Төркиядә гомер кичерә.
-
Иртән ашаргамы?
Диетологлар һәм сәламәт туклану яклылар бертуктаусыз иртәнге ашның әһәмияте турында тукып килде. Иртән яхшылап ашаган кеше көн дәвамына җитәрлек энергия туплый диләр иде.
-
РОСКОМНАДЗОР КИСƏТƏ!
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак.
-
Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан приглашает жителей республики подписаться на YouTube-канал об инвестиционной деятельности в Татарстане
На ресурсе размещаются эксклюзивные видео с проводимых Агентством мероприятий, включая ежегодный Международный экономический саммит «Россия - Исламский мир: KazanSummit», заседания Клуба инвесторов Республики Татарстан, работу стендов Республики Татарстан на ведущих мировых конгрессно-выставочных мероприятиях. Канал является местом сбора видео представителей инвестиционной деятельности Татарстана, таких как особые экономические зоны, территории опережающего социально-экономического развития, промышленные парки и площадки, а также роликов, демонстрирующих социально-экономическое развитие республики.
-
Әгерҗедән 95 яшьлек Яхъя бабай үләннәрен чит илләрдә дә беләләр
“Дәваланыр өчен Германия, Израиль хастаханәләренә барырга кирәкми. Дару – аяк астында. Иренмичә җыярга гына кирәк“, – ди Әгерҗе районының Красный Бор авылында яшәүче 95 яшьлек Яйла Ишиков. Халык аны Яхъя бабай, “безнең доктор” дип йөртә. Ярдәм сорап, аңа хәтта чит илләрдән дә шалтыраталар икән.
-
«Өйне карап торып яндырдык, берни дә эшләрлек түгел иде»
5нче июль көнне Лаеш районының Кече Елга авылында көчле янгын чыккан.
-
Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Көндезге сәгатьләрдә республикада +25 градус булачак.
-
Татарстанлылар Россия җыелма командасы составында пляж регби буенча Европа сериясе этабын отты
Француз Марсель шәһәрендә клуб командалары арасында пляж регби буенча Европа сериясенең чираттагы этабы узды. 27-28 июльдә Мәскәүдә узачак Европа чемпионатына әзерлек кысаларында Россиянең ир-атлар җыелма командасы катнашты.