Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген тагын бер егетебез белән хушлаштык.

Байлар Сабасыннан Галимов Илнур Галимулла улы узган елның 29нчы октябрендә Донецк Халык Республикасы биләмәсендә барган каты бәрелешләрдә каты яраланып, мәңгелеккә күзләрен йома.

Ул мотоукчылар батальонының 41680нче частендә рядовой була. Вафатына 7 айга якын вакыт узса да ниһаять Илнурның җәсаде туган якларына кайтып җитте.

Хушлашу мәрасимендә Федераль салым хезмәтенең Тататрстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Саба һәм Теләче районнары буенча Хәрби Комиссар Фәнис Закиров катнашты. Алар Ватан алдында намус белән хәрби бурычын үтәгән егетнең батырлыгын ассызыкладылар. Мондый асыл улларның  исеме халык күңелендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев