24 май 2024 яңалыклары
-
«СалаваTik»ларның YouTube каналында әниләргә багышланган җыр тыңлап була
Җырның авторлары — Резедә Гөбәева һәм Эльмир Низамов.
-
Рөстәм Миңнеханов: Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте
Химиклар – Татарстанның һәм бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Бу хакта, татарстанлыларны Химиклар көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.
-
Бөгелмә шәһәрендә «Президент ярышлары» бөтенроссия мәктәп укучылары спорт ярышларының республика этабы үтте.
21-23 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә «Президент ярышлары» бөтенроссия мәктәп укучылары спорт ярышларының республика этабы үтте. Әлеге ярышта Эзмә урта мәктәбенең, физик тәрбия укытучысы Галиев Азат Гыйльмулла улы җитәкчелегендә, “Яшьлек” мәктәп спорт клубы командасы катнашты.
-
Бүген Шәмәрдән “Үсеш” лицеенда «Соңгы кыңгырау» чыңлады.
Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләделәр.
-
Бүген Саба урта мәктәбендә дә «Соңгы кыңгырау» чыңлады.
Укучыларны котларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Хәнәфиева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова килгән иде.
-
Бүген Саба гимназиясендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Саба гимназиясең быел 92 кыз һәм егет тәмамлый. Шуларның 27се 11нче, 65е 9нчы сыйныфны бетерә.
-
Бүген тагын бер егетебез белән хушлаштык.
Байлар Сабасыннан Галимов Илнур Галимулла улы узган елның 29нчы октябрендә Донецк Халык Республикасы биләмәсендә барган каты бәрелешләрдә каты яраланып, мәңгелеккә күзләрен йома.
-
Теләчедәге «Киләчәк» яшьләр үзәгендә журналистлар белән пресс-конференция үтте.
Анда катнашучылар иң элек әлеге үзәктә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шунысы куанычлы биредә барлык уңайлыклар тудырылган, түгәрәкләр гөрләп эшләп тора.