Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Саба районы,Төбәк авылында гомер кичергән, Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшьлек Хаҗиәхмәт ага Әлмиевны соңгы юлга озатты

Хаҗиәхмәт ага гасырдан артык гомер юлында бик тәртипле, тыныч, яхшы Кеше булып гомер итте.Ул гаиләсен,балаларын, оныкларын, авылдашларын, кешеләрне яратты.

Ватан сугышыннан  кайткач, совхозда зур тырышлык белән хезмәт итте.Беркайчанда нәфесле булмады, байлык артыннан кумады.7 малаен игелекле итеп үстерде, хәзер аларның 5 се исән-саулар.

Бүген ветеранны соңгы юлга озатырга  Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, бүлек җитәкчеләре, райондашлар, авылдашлар, ветеранны якын иткән халык җыелды.

Хаҗиәхмәт ага турында бик җылы,якты ,күркәм  сүзләр әйттеләр.Аны кадерләп, хөрмәтләп, дин кушканча, бөтен йолаларына туры китереп җир куенына салдылар.

Хуш, бәхил бул, Хаҗиәхмәт ага.Илебез азатлыгы өчен көрәштә фидакарьлек күрсәтеп, тыныч тормышта һәркемгә өлге булып яши белгәнегез өчен мең рәхмәт .

Урының оҗмах түрләрендә булсын, Амин!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев