17 декабрь 2023 яңалыклары
-
«Әгәр мәҗбүри теркәү тәртибен кертмибез икән, сукбай этләр алга таба да ишәячәк кенә!»
Этләр приютын тотар өчен 100 млн сумга кадәр акча кирәк. Ә бер этне анда яшәтү көненә 150 сумга төшә. Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында чираттагы тапкыр сукбай этләр проблемасын күтәрделәр.
-
Бүген Саба районы,Төбәк авылында гомер кичергән, Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшьлек Хаҗиәхмәт ага Әлмиевны соңгы юлга озатты
Хаҗиәхмәт ага гасырдан артык гомер юлында бик тәртипле, тыныч, яхшы Кеше булып гомер итте.Ул гаиләсен,балаларын, оныкларын, авылдашларын, кешеләрне яратты.
-
17 декабрь — стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләре көне
Ел саен, 17 декабрьдә, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә истәлекле көн — стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләре көне билгеләп үтелә, ул Россия Президентының 2006 елның 31 маендагы 549 номерлы Указы белән билгеләнгән. 2001 елның июненнән стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләре ике төр гаскәр — стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләре һәм Космик гаскәрләр итеп үзгәртелә.