Бүген Россиядә артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне.
Әлеге бәйрәм башта Артиллерия көне дип атала. Ул 1942 елның 21 октябрендә Сталинград янында артиллеристларның немец гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә игълан ителә. 1964 елда бәйрәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне дип үзгәртелә. Сиксәненче еллар ахырында аны ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрәләр. 2006 елдан аерым – 19 ноябрь көне билгеләнә.
Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан элеккеге солдатларны, бүгенге көндә хезмәт итүчеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм тыныч тормыш телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев