19 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Саба районы командасы мини-футбол буенча уеннарда 2 нче урынны яулады
17-18 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча уеннар узды. Ярышларда барысы 14 команда катнашты.
-
Әниләр догасы (Балаларга дога кылу тәртибе)
Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуымны насыйп ит! Калебемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Балаларымны изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек колларың итеп тәрбияләргә һәм күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, балаларымнан һәм миннән риза бул!
-
Синоптиклар фаразы: киләсе кыш гадәттәгедән кыскарак булачак
2024 елда Россиядә кыш гадәттәгедән кыскарак булачак.
-
Бүген Россиядә артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне.
Әлеге бәйрәм башта Артиллерия көне дип атала. Ул 1942 елның 21 октябрендә Сталинград янында артиллеристларның немец гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә игълан ителә. 1964 елда бәйрәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне дип үзгәртелә. Сиксәненче еллар ахырында аны ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрәләр. 2006 елдан аерым – 19 ноябрь көне билгеләнә.