Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Базарларда бары да бар

Азык-төлекне, бигрәк тә җиләк-җимеш, яшелчәләрне базардан сатып алабыз. Андый җирдән алганнарны кибет киштәләрендә полиэтилен пакетка төрелгән­нә­реннән күпкә якынрак күрә­без шул. Ел да үткәрелә торган ярминкәләрне дә шәһәр халкы шуның өчен көтеп ала.

Кибеттән алганчы, базардан алу отышлырак, арзанга чыга, дигән фикер бар. Авыл җирендә күз карасы кебек кадерләп үстерелгән нигъ­мәтләрнең базардагы хакы күпме икән соң? Читтән кер­гән җиләк-җимеш, яшел­чәләр бәясе дә күпләрне кызыксындыра торгандыр. 

 

1 кг җиләк-җимеш, яшел­чә халык кесәсенә күпмегә төшәр икән? Үзәк колхоз базарын гына алыйк. Мәсәлән, Үзәктә яңа бәрәңгенең уңы­шын 30 – 50 сум тирәсеннән саталар. Башлы суганның бәяләренә килгәндә, яңа уңышны Колхоз базарында – 30 – 50 сумнан, иске уңышны 35 сумнан сатып алырга була. Монда ук кызыл баллы суганның яңа уңышы 150 сумга төшәчәк. Агы кыйбатрак – 200 сум. Кишер бәяләренә күз салсак, алар Колхоз базарында 60 сумнан башлана. Үзәк базарда кәбестә төренә карап бәяләнә. Ак кәбестәне монда – 20 – 40, кызыл кә­бес­тәне 70 сумга сатып алырга мөмкин. 

 

Җиңү проспекты метросын чыккач, “Проспект” сәүдә үзәге янәшәсендә Идел буе базары дип аталган сәүдә ноктасы бар. Җиләк-җимеш, яшелчә киштәләре биредә артык күп булмаса да, халык өзелми, килә. Бәяләре арзандыр инде дип, без дә барып карадык. Монда безнең як халкы сатмый шул, Әзәр­байҗан, Үзбәкстаннан килгән иптәшләр сәүдә итә. “Фәлән әйберегез фәлән җирдәнме?” – дип сорагач, күпчелеге: “Барысы да үзебездә җитеш­терелгән! Яңа өлгергәннәр генә!” – дип җибәрәләр, мактый башлыйлар. Татар тотып карагач кына ышана шул ул, сүзләр белән генә тук булып булмый. Әйтмәсә-әйтмәс дип, бәяләргә күз төшердек. Кә­бестә – 25, помидор – 60, шәфталу, төче чия һәм башка шундый ят җимешләр 100 сумнан башлап сатыла. Бер урында дару үләннәре, чәчәкләр белән дә сату итәләр. Кыярның бәясе кайда да бер икән, дигән фикергә килдек. Лаеш кыярын 30 сумнан бер абзый сатып утыра. Күренеп тора: үзе үстергән, берничә чиләк кенә, шуны Казанга кадәр күтәреп килгән бичара. Алучылар гына юк. Кыяр белән шаккатырып була торган замана түгел шул. Кибет киштәләрен, район базарларын “Майский” комбинаты шундый яшелчәләр белән тәэмин итеп тора, кышын да теплица кыярын ашыйбыз. Кыскасы, аны кайдан алсаң да, шул бәягә чыга икән. 

 

 

Реклама

Июль-август айларында кавын һәм карбызны авыз итеп калырга ашыгабыз. Шә­һәр базарларында да аларга кытлык юк.Тәмсезен алып, ялгышма гына. Безнең якка кавын-карбыз гадәттә Казахстан, Үзбәкстан, Әс­терхан, Краснодар якларыннан кайта. Карбызларның “Каристан”, “Атаман”, ә ка­вынның бөтен кеше дә яраткан “Колхозница”, “Торпеда” сортлары популяр. Бездә татлы җимешләрне 20 – 25 сум тирәсендә саталар. Ә менә кибеттә юньрәккә дә алырга була. “Ашан” кебек зур ки­бетләрдә Әстерхан карбызы­ның килограммын 18 сумнан бирәләр. Шунда ук авыз итеп карар өчен кисәк-кисәк бүлеп тә куйганнар. “Порт” сәүдә үзәге каршында кавын-карбыз сатып торган ханымнан җимешләрнең бәяләре турында кызыксындык. Карбыз – 25, “Торпеда” сортлы кавын 30 сумнан икән. Шушында ук помидор, кыяр саталар, слива, шәфталу сыман татлы җимешләр дә бар. Аларның бәяләренә кил­гән­дә: яшелчәләр – 35 – 65, җимешләр 100 – 110 сум арасында.

 

Тагын бер төп базарыбыз – Чехов базарын ябарга ниятләгәннәр. Сатучыларга 31 августка кадәр киштәләрне бушатырга кушканнар. Тышкы сәүдә нокталарын тотучылар 22 августка кадәр үз урыннарыннан китәчәк. Базарны ярты елга реконст­рукциягә ябалар, дигән сүз бар. Аның каравы, хәзер монда сәүдә гөрли. Ябылабыз дип, бәяләр түбән тәгә­рәмә­гән шикелле. Яшь бәрәңге монда 60 сумнан, хәтта гөмбәләр дә бар. Ите-сөте дә мулдан. Бу төр продукция гадәттә үзебезнеке – Татарстанныкы.

Фото: http://www.photosight.ru/photos/2987547/

Чулпан Гарифуллина

http://www.vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев