30 июль 2018 яңалыклары
-
Базарларда бары да бар
Азык-төлекне, бигрәк тә җиләк-җимеш, яшелчәләрне базардан сатып алабыз. Андый җирдән алганнарны кибет киштәләрендә полиэтилен пакетка төрелгәннәреннән күпкә якынрак күрәбез шул. Ел да үткәрелә торган ярминкәләрне дә шәһәр халкы шуның өчен көтеп ала.
-
Кытайда хезмәткәрләрсез кунакханә барлыкка килгән
Кытай шәһәре Чэндуда роботлаштырылган кунакханә барлыкка килгән, анда бер персонал да юк, дип хәбәр итә Economical Times. Быелгы елның ахырына кадәр тагын шундый 50 кунакханә төзергә планлаштырыла.
-
Хәния Фәрхинең тормышка ашмаган хыялы...
Татар җәмәгатьчелеге эстрада йолдызының ахирәткә күчүенә бер ел тулуны искә алды.
-
Сабада Татарстан Республикасының картинг буенча Стриж, Пилот, 125 (А, Б ) төрләреннән 3енче этапның 23енче Беренчелеге һәм Чемпионаты
28 июль көнне Татарстан Республикасының картинг буенча Стриж, Пилот, 125 (А, Б ) төрләреннән 3енче этапның 23енче Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.
-
Эш хакың күпме, илдәшем?
“Ике төркем бозау карап, 4 мең сум хезмәт хакы алдым. Үсеш тә бар, бер бозавым да үлмәде дә, акча гына юк”. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең бүгенге иртәсе шундый зар ишетеп башланды. Эштән китәргә гариза язган пенсионерның зарын аңларга була, мондый мини-хезмәт хакы алып, пенсиянең индексациясен югалтканчы, аяк бөкләп кәнәфидә утыруың хәерлерәк.
-
Татарстан укучысы Халыкара химия олимпиадасында “көмеш” яулады
Дүрт укучыдан торган Россия җыелмасы ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булды.
-
1 августтан пенсияләр арта: кемгә һәм күпмегә?
2018 елның 1 августыннан, иминиятчеләр (эш белән тәэмин итүчеләр) 2017 елда иминият взносларын түләгән эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак. Ләкин акча иминият пенсиясен картлык һәм инвалидлык буенча алучыларныкы гына артачак.
-
«Хатынымны бик яраттым, шуңа мәчеткә аның исемен кушам»
– «Нигә нәкъ менә ул, башка якыннарың түгел?» – дип кызыксынучыларга, «Хатынымны бик яраттым, шуңа мәчеткә аның исемен кушам», – дим... Мөслимә» исемле булачак ул...
-
Кош гриппы корбаннары: “Авыл җирендә яшәп, бер тавыгың да булмагач, күңелем үсми, өйгә кайтасым да килми”
Татарстанның көньяк-көнбатыш районнары халкы хафада: биредә “кош гриппы” дигән мәкерле авыру йөри. 17 июль көнне “Республика ветеринария лабораториясе”ндә тикшерелгән беренче үле кош республикага афәт килүен хәбәр итте. Бүген Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнарында карантин.