Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә хезмәткә яраклы 82 миллионнан артык кеше яши. Тик аларның 52 миллионы гына даими эш белән мәшгуль булып, дәүләткә салым түли. РФ Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты җитәкчесе Андрей Макаров әйтүенчә, “30 миллионга якын кеше үз көнен үзе күрә. Ягъни кереме булса да, дәүләткә салым түләми. Нәтиҗәдә ил икътисадының өчтән бере күләгәдә кала”.
Билгеле, иртәме-соңмы, мондый хәлгә чик куелырга тиеш. Россия Конституциясенең 57 нче маддәсендә язылганча, һәркем законда каралган күләмдә салым түләргә бурычлы. Россия салым хезмәте белгечләре тәкъдим иткән уникаль технологияләр нигезендә моңа кадәр дә бу юнәлештә шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә күләгәдәге икътисад вәкилләре генә түгел, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр дә интернет ярдәмендә, мәгълүм рекламада әйтелгәнчә, тиешле салымны түләп, тынычлап йоклый башлады.
Тик андыйларның саны әлегә ил буенча дистә меңнән дә кимрәк икән шул.
Үз көнен үзе күрүчеләрне дә аңларга була. Закон буенча рәсмиләштерелмәгән керемнәре тормышларын көч-хәл белән очын-очка ялгап баручылар ничек итеп салым түләргә ашкынып торсыннар? Әйтик, өендә кием-салым тегеп, торт ясап сатучы яки башка төр продукция җитештереп акча эшләүчеләр керемнең саллы гына өлешен үз теләге белән салым түләүгә тотсын өчен дәүләт тарафыннан да төрле матди кызыксындыру чаралары күрү кирәктер. Кем әйтмешли, салым түләүнең зыяны гына түгел, файдасы да булырга тиеш.
Бу урында Андрей Макаров сүзләре белән: “Йә 4 процент салым түлисең, йә алган керемең күләмендә штраф салынырга тиеш”, – дип, эшләгән кешене куркытып кына проблеманы хәл итеп булмый. (Дөрес, ул соңрак үзе әйткәннәргә ачыклык кертте кертүен). Депутат аңлатуынча, “сүз бары тик, махсус кушымтага теркәлеп, салым түләүдән баш тартучылар турында гына барган”. Тик хәзерге интернет заманында һәр яңалык бөтен илгә яшен тизлеге белән тарала шул.
Аннан килеп, казнада акча никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак икәнлеген һәркем аңлый. Соңгы вакытларда ил кайгысын кайгыртучыларның әле авыл җирлегендә яшәп, күпләп мал-туар асраучыларны, әле шәһәр читендәге бакча кишәрлегендә яшелчә үстерүчеләрне ни сәбәпле борчуын да аңларга була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та мондый яңалыкны кертүдән элек, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне төрле яклап кызыксындыру кирәк дип саный. “Алар тагын да күбрәк акча эшли алсыннар өчен шартлар тудыру зарур”, – ди. Башкача булганда, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрнең кайберләре туктап калырга яки эшчәнлеген тагын да тирәнрәк яшерергә мәҗбүр булачак.
Югыйсә ил сәнәгатенә моңарчы салынган салымнар күләме дә чагыштырмача аз түгел. Салым күләме буенча без Америка Кушма Штатларын күптән куып уздык. Әйтик, аларда җитештерү сәнәгатенә салым басымы 27 процент булса, Россиядә ул 40 проценттан артып китә. Чагыштыру өчен: Кытайда салым басымы тулаем җитештерелгән продукциянең нибары – 20, ә Казахстанда 22 проценты гына. Икътисадчылар раславынча, салым басымы арткан саен, каршылык көчәя. Нәтиҗәсе күз алдында.
Үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә салым турында яңа закон РФ Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул да ителде. Тик шунысы да бар: проект авторлары әйтүенчә, яңа закон 30 миллионнан артык кешегә кагыла бит.
Тагын бер мәсьәлә: киләсе ел башыннан гамәлгә керүче бу Закон әлегә Россиянең берничә төбәгендә сынау узачак. Сыналучылар арасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Калуга өлкәсе бар. Хикмәт шунда: бу төбәкләрнең һәркайсы үзәктән алынган дотация хисабына түгел, ә үз хезмәте белән көн күрә. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов әйтүенчә, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрдән керәчәк салым күләме республика бюджетының бер процентының да бик аз өлешен генә тәшкил итәчәк.
Салым түләү буенча тәртип урнаштыру кирәк анысы. Тик тәртип урнаштырабыз дип, эшләүченең күңелен кайтармабызмы, монысын инде киләчәк күрсәтер.
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=2055
Камил Сәгъдәтшин
(“Ватаным Татарстан”, /№ 158, 30.10.2018/)
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев