31 октябрь 2018 яңалыклары
-
2018 елда пай җирләре өчен түләү суммасы билгеле
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сүзләренчә, быел бер гектар пай җире өчен түләү 750 сумнан ким булмаска тиеш.
-
Басым көчәйгән саен, каршылык арта түгелме?
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә хезмәткә яраклы 82 миллионнан артык кеше яши. Тик аларның 52 миллионы гына даими эш белән мәшгуль булып, дәүләткә салым түли. РФ Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты җитәкчесе Андрей Макаров әйтүенчә, “30 миллионга якын кеше үз көнен үзе күрә. Ягъни кереме булса да, дәүләткә салым түләми. Нәтиҗәдә ил икътисадының өчтән бере күләгәдә кала”.
-
Ни җитми сезгә, чиновниклар?
Башкортстан прокуратурасы җитәкчесе урынбасары Олег Горбунов, 10 миллион сумлык ришвәт алуда гаепләнеп, кулга алынган.
-
"Берәр басу бәрәңге эшкәртәсе булмагач, авыз тутырып «мин авыл кешесе» дип мактана алмыйсың инде ул"
Җомга. Кич. Шәһәрдән чыгу юлы. «Бөке». Биш көн буе өйдән – эшкә, эштән өйгә чабып арыган, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган авыл балалары туган якларына ашыга. Хәер, авылныкылар гына түгел, үзен шәһәр кешесе дип санаучылар да бар монда. Аларның бакча-дачаларга китеп барышы. Әнә шулай, атна ахыры җитүгә, безне җир үзенә тартып ала. Гүя бөтен шәһәр халкы беравыздан «авыл» дип сөйләнә башлый.
-
Соңгы юлга озатканда бу эшләрне эшләү катгый рәвештә тыела
Сорау: “Әгәр якын кешебез үлә икән, аны гүргә әзерләүләр һәм җирләүләр — бөтенесе безнең өстебездә була. Тик якын кешебезне югалткач, яшьләр түгел, өлкәннәр дә югалып калабыз. Эшне нәрсәдән башларга, кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Дин әһелләре, кеше үлгәч иң элек нәрсә эшләргә кирәклеген, мәетне соңга юлга озату тәртипләрен аңлатсагыз иде”. Әлфия, Ижау шәһәре (редакциягә хаттан).
-
Бүген Балалар иҗат үзәгендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия" оешмасы активистлары отчёт сайлау конференциясен уздырды
Аның эшендә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Закирҗанов та катнашты.
-
"Минем аның янына кабергә төшеп ятасым килде..." Ун аерылышу тарихы
Кеше үз гомерендə кайчан да булса аерылу мизгелен кичерә. "Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе төрле яшьтәге һәм төрле статустагы кешеләрнең аерылышу газабын ничек кичергәнен белеште.
-
Россия халкын нинди счетчик куярга мәҗбүр итәчәкләр?
2021 елдан башлап "акыллы" счетчиклар куела һәм аның күрсәтмәләрен кертәсе булмый.
-
Саба районы укучылары «Ел лидеры – 2018» конкурсында
Шушы көннәрдә, Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге базасында, безнең районнан бер төркем укучылар «Ел лидеры – 2018» конкурсының республика этабында катнаштылар.