Байлар Сабасының «Алтын Туп» спорт сараенда мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу булып узды
Ярышларда 3 команда катнашты: Саба муниципаль районы командасы, Шәмәрдәннең ветераннар командасы һәм Нократ Аланының металл савыт-саба ясый торган заводының махсус командасы.
Беренче уенда "Мечта" һәм "Ветераннар " командасы көч сынашты, уеннар бик кискен барды, нәтиҗә 6-0 исәбе белән
"Мечта " жиңүе белән тәмамланды.
Икенче уенда
Администрация командасы белән "Ветераннар" командасы очрашты. 8-1 исәбе белән Администрация җиңде.
Өченче уенда Администрация командасы белән "Ветераннар" командасы-икесе дә бик көчле уен күрсәттеләр,җиңү Администрацияләргә елмайды.Исәп 13-2 булды.
Ахыргы уенда иң көчле ике команда очрашты: Администрация һәм "Мечта" командалары.Уеннар бик көчле, дәртле, кискен барды. Ярыш "Мечта" командасы жиңүе белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев