13 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Владимир Чагин Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан стендын карарга чакырды
Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмә-форумы илебез ирешкән казанышларның чын калейдоскобы булды. Илнең куәтен һәм матурлыгын бәяләү өчен бу масштаблы күргәзмәдә һәркем булырга тиеш, дип белдерде «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, ил халкына мөрәҗәгать итеп.
-
Авыл зиратларында өмәләр үтә
Авыл хуҗалыгы һәм халык ярдәме белән Югары Шытсу авылында зират биләмәсе чистартылды.
-
Бүген 13 ноябрь халыкара сукырлар көне
Бу датаны дөньяның барлык илләрендә дә билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» дип тә атыйлар.
-
Мөдәрис Михаҗевның иҗат күргәзмәсе эшли башлады
Саба район мәдәният йортының кече залында Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минхаҗевның иҗат күргәзмәсе эшли башлады.
-
Сәрдә авылында гомер кичерүче Вәлиева Хәйриҗамал Шәймәрдән кызына 90 яшь тулды
Аны бүген Саба районы социаль яклау идарәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе, Шекше авыл җирлеге котлады.
-
Байлар Сабасының «Алтын Туп» спорт сараенда мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу булып узды
Ярышларда 3 команда катнашты: Саба муниципаль районы командасы, Шәмәрдәннең ветераннар командасы һәм Нократ Аланының металл савыт-саба ясый торган заводының махсус командасы.
-
Ноябрь аеның яңа эш атнасы хәерле булсын!
Бүген республикада яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем фаразлана. Урыны белән томан һәм бозлавык көтелә.