Азак сугышымы, әллә уен гынамы?
Россиядә Президент рейтингы төшү нефтькә бәяләр төшү белән янәшә атлый башлады. Вәзгыять болай өметсез булганда, лидерлар һәрвакытта да кечкенә генә бер җиңүле конфликт оештырып, патриотларга тамаша бүләк итәргә яраталар. Конфликтны үз урамнарыңда оештырганга караганда, күршеләр белән ызгышу хәерлерәк.
Мондый чакта хәтта үзара мөнәсәбәтләр киренке булган гаилә әгъзалары да бер йодрык булып берләшәләр. Ут күршеләр булган Украинада да шул ук хәл: сайлау якынлаша, халыкның кесә хәле исә шатланырлык түгел. Үткән ялда ике як та үз халкына тамаша бүләк итте: Керчь бугазында һәм Азак (Азов) диңгезендә хәл кискенләште. Иң башта Россиянең чик буе корабы “Дон” украин буксирын таранга алды: борыны белән аның ян кабыргасын төртеп тиште. Киевның барлык мәгълүмат чаралары да шунда ук шау-шу кубардылар, Россияне ике ил арасындагы килешүләрне бозуда гаепләүләр яңгырады. Мәскәү ягы исә тәртип бозучы итеп кан кардәше булган халыкны атады. Ул гына да түгел, урыс хәрбиләре украин хәрби катерына ут ачып, хәлне тагын да кискенләштерде, аны кульминацион ноктага җиткерде.
Украинаның Азак диңгезенә хакы барлыгын БМОда да, Европада да таныйлар, гадәттәгечә Россия агрессор буларак гаепләнә. Мәскәү ягы барлык документларны да үз телендә генә укый һәм үз кагыйдәләренә таянып кына аңлый. Мондый ике төрле уку булганда, конфликт котылгысыз инде, билгеле. Аннан соң Кремльдә украин хәрбиләрен Керчь күперенә һөҗүм оештырырга маташуда да гаеплиләр. Хәзерге вакытта Керчь бугазы Россия хәрбиләре тарафыннан бикләнгән, анда кораблар килеп бөялгән. Кырымга сузылган яңа күпернең ызгыш алмасына әвереләчәге күптән мәгълүм иде инде.
Украинаның рәсми хакимиятләре ул күпернең озак тормый җимереләчәге турында күпсанлы белдерүләр ясап өлгерде. Мәскәүдә исә андый игъланнардан көлделәр, күпернең мәңгелек итеп салынуы турында, украиннар әйткән як-якка һәм аска-өскә авышулар андый корылма өчен табигый булуы турында сөйләделәр. Янәсе, шулай уйнамаса, корылма тора алмас, уалып төшәр иде.
Хакыйкать, ихтимал, уртаданрак үтәдер: күпер, чынлап та, яңа технологияләр кулланып ышанычлы итеп төзелгән, әмма ул урындагы үзгәлекләр нәтиҗәсендә күперне җимерелмәс дип йөз процентка гарантияләп тә бетерү мөмкин түгелдер. Мәскәү ягы менә шундый хәл туа калса, украин ягының һөҗүменә сылтап, аска салам таратырга да тырыша торгандыр, мөгаен. Азак диңгезе һәм Керчь бугазы тирәсендәге шау-шу шуңа күрә ике якның сәяси амбицияләренә дә җавап бирерлек итеп оештырыла. Бер якның зәгыйфь булуы, көчле якка тантана итәргә, көчсез якка, дошманын рәхимсезлектә гаепләп, күз яшьләрен җиңгә сөртергә һәм яклау сорап халыкара оешмаларга чабарга мөмкинлек бирә. Эчке мәйдандагы проблемаларны тышкы яссылыкка күчереп тору өчен әлегә шул да җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев