27 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Азак сугышымы, әллә уен гынамы?
Россиядә Президент рейтингы төшү нефтькә бәяләр төшү белән янәшә атлый башлады. Вәзгыять болай өметсез булганда, лидерлар һәрвакытта да кечкенә генә бер җиңүле конфликт оештырып, патриотларга тамаша бүләк итәргә яраталар. Конфликтны үз урамнарыңда оештырганга караганда, күршеләр белән ызгышу хәерлерәк.
-
Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты
Кичә, 2018 елның 26 ноябрендә, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты старт алды. Беренче уенда САБИНСКИЕ ОКНА -САБА ЯШЬЛӘРЕ командалары очрашты.
-
Намаз вакытында нинди сүрәләр һәм догалар укыла?
Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать — билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.
-
“Аракы сортларының мөселман киносына нинди катнашы бар?” Мөселман кинофестивалендә җиңгән фильм тирәсендә бәхәс тынмый
Татарстан кинематографистлары XIV Халыкара мөселман кинофестиваленең “Милли конкурс” секциясендә премияләрне бирү буенча канәгатьсезлек белдерә. “Милли конкурс” номинациясе Татарстан киноматографиясен үстерү өчен узган ел булдырылган иде. Быел “Иң яхшы милли фильм” дип Мәскәү режиссеры Галина Долматовскаяның “Чистополь. Из жизни малого города” фильмы җиңү яулады.
-
Суд приставлары алимент түләмәүчеләрне аулый: “Аталар түләмәгән өчен, әбиләр дә газап чигә”
Өстеңдәге бурыч тынычлыкны гына түгел, төн йокыңны да качыра ала. Хәер, фәлән хәтле әҗәте булса да, кайберәүләр борчу белми яши. Шундый “йон йөрәкләр” белән “Татар-информ” хәбәрчесе дә очрашты. Суд приставлары журналистлар белән бергә Казанда чираттагы рейдка чыкты.
-
Сыер асраучыларга субсидияләрне арттырырга тәкъдим итәләр
Бу мини-фермалар төзелешен активлаштыру өчен кирәк.
-
Максим Галкин Алла Пугачеваның күпме пенсия алуын әйтте (ВИДЕО)
Масим Галкин белән репер Баста (Василий Вакуленко) әңгәмә корган. Баста аны "әңгәмә" дип атамый, ә "сорауларга җавап алу" дип саный. Әлеге "сорауларга җавап алу"да Алла Пугачеваның пенсиясе турында да сүз булды.
-
Салават абый нинди сөенче ала?
Салават Фәтхетдиновның малае автоузышчы Рөстәм спорт остасына кандидат булган! Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында хәбәр итә.
-
Үлеп терелгән хатынның бала табу тарихы: "Мунчадагы пар сыман ак томан күрдем"
25 яшендә клиник үлем кичергән Казан кызы Екатерина Нетужилина өченче тапкыр әни булды. Гәрчә өченче мәртәбә бала табу үзе өчен куркыныч булса да, ул шушы адымга җөрьәт иткән. Хәер, якты дөньяга туарга дип Ходайдан яратылган җан тумый калмый. Курку белмәс, тормышка гашыйк Катя гомере кыл өстендә булган мизгелләрне күңелендә яңартып, “Интертат”ка сөйләде.
-
Татарстанга чын кыш килә
Пәнҗешәмбе төнгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда 15 градус салкын була. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итә.
-
Синоптики предупреждают о надвигающихся на Татарстан морозах
Пока погоду на территории республики определяет теплый сектор циклона, центр которого находится над Белым морем.
-
Быел Татарстанда 100 миллион сумга 28 яшүсмерләр клубы ремонтланган
Киләсе елда дәүләт программасы нигезендә, 26 яшүсмерләр клубын төзекләндерү планлаштырыла.