Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: йомырка бәяләре бер ай эчендә тотрыклыланырга тиеш

Киләсе айда импорт товарлары белән бәйле рәвештә тавык йомыркасына бәяләр тотрыклыланыр дип көтелә.

Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Оператив чара буларак ведомство импорт пошлиналарын нульгә төшерү турында карар кабул итә. Моннан тыш, якын арада Әзербайҗан һәм Төркиядән тавык йомыркалары китерелүе көтелә.

"Агымдагы атна ахырына кадәр Әзербайҗаннан, ә якын арада Төркиядән беренче партия көтелә", - дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Дустанә илләр белән йомырка җибәрүне арттыру турында сөйләшүләр бара. Ведомство вәкилләре сүзләренчә, бу чаралар әлеге продукциягә бәя динамикасын тотрыклыландыруга китерергә тиеш.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/avyl-xualygy-ministrlygy-iomyrka-bai

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев