16 декабрь 2023 яңалыклары
-
Саба районының иң өлкән кешесе Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Әлмиев бүген 103 яшендә вафат булды
Саба районының иң өлкән кешесе Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Әлмиев бүген 103 яшендә вафат булды.Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
-
Дәүләт Думасында пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә тәкъдим иттеләр
Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә мөмкиннәр дип яза «Известия» газетасы.
-
Баш авыртудан интекмәс өчен 5 киңәш
‼Невролог Диләрә Алтынбаева баш авыртудан интекмәс өчен 5 КИҢӘШне истә тотарга куша:
-
Бүген Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш бәйгесе уза
Бүген Саба спорт комплексында ТРсы Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр полковнигы, самбо, гер спортлары һәм татар-башкорт милли спорт көрәше буенча спорт остасы, 2000-2010 елларда татар-башкорт көрәше Федерациясе башкарма директоры булган Наил Хәмидуллинның якты истәлегенә көрәш бәйгесе уза.
-
Татарстанда 2023 елда юл эшләренә илкүләм проект буенча 14,7 млрд сум бүленгән
Татарстанда 2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын финанслауның суммасы 14,7 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу максатка Россия бюджетыннан – 4,6 миллиард сум, республика бюджетыннан – 7,2 миллиард сум һәм алдан финанслау исәбенә 2,9 миллиард сум бүленгән.
-
Авыл хуҗалыгы министрлыгы: йомырка бәяләре бер ай эчендә тотрыклыланырга тиеш
Киләсе айда импорт товарлары белән бәйле рәвештә тавык йомыркасына бәяләр тотрыклыланыр дип көтелә.