Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

5 нче декабрь «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Showdown» өстәл теннисы буенча турнир узды.

Бу очрашу инде традициягә әверелде, анда елдан-ел күбрәк катнашучылар жыела.

Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Саба районы җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Миңнегулов Әмин Ибраһим улы ,Саба районы Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте рәисе Галимова Рәмзия Әхәт кызы, Саба районынында адаптив спорт буенча тренер Кәримов Рәшит Хәбибрахман улы катнаштылар. Турнирга Саба һәм Кукмара районнарыннан күзләре начар күргән яшьләр һәм өлкәннәр килгән иде. Алар ел да шулай бергә җыелып, очрашып хәл - әхвәлләрен белешәләр, фикер алышалар.
Ярыш ахырында барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев