9 декабрь 2024 яңалыклары
-
5 нче декабрь «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Showdown» өстәл теннисы буенча турнир узды.
Бу очрашу инде традициягә әверелде, анда елдан-ел күбрәк катнашучылар жыела.
-
Бүген Россия геройлары көне!
Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы бүген тәбрикләргә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов,Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закировлар барды.