Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“25 АТЫМ, 100 ҮГЕЗЕМ ҺӘМ 75 САРЫГЫМ БАР”

Яшьләр авылда калмый, күбесе шәһәргә китә, шунда гаилә кора, дибез. Бәхеткә, җаны-тәне белән сала тормышына гашыйклар да бар әле. Берән-сәрән булса да, андыйларны табарга мөмкин. Мәсәлән, Чирмешән районы Кармыш авылыннан яшь фермер Динар Миннебаевны алыйк. Мал асрап, иген игеп, җир эшкәртеп, салада яши. Элекке колхоздан калган ферма биналарын сатып алып, фермерлык эшенә керешкән. Һәм егет тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләвенә үкенми.

— Мин дә башкалар кебек шәһәргә китеп, бәхет эзләп кайттым инде, — дип, фермерлык эшенә керешүе турында сөйли башлады Динар. — Анда көтеп торучы юк икән! Төпчек малай бит мин, шәһәрдә озак яши алмадым, әти-әни янына кайттым. Авылда калган очракта нишләргә, ничек тормыш итәргә, дип уйлангач, терлек асрарга булдым. Без — кечкенәдән мал арасында кайнашкан егетләр, ә белмәгән эшкә алынганчы, белгәне яхшырак. Иң элек ат үрчетүгә тотынмакчы идем. 2014 елда 7 тай алдым да әнә шуннан башланды. Күпмедер вакыттан баш санын арттырсам, үгезләр дә алсам, ничек булыр икән, дип уйланырга тотындым. 2015 елда ферма биналары сатып алып, анда ремонт эшләре башкарылды. Тора-бара маллар саны артты. Бүгенгә 25 атым, 100 үгезем һәм 75 сарыгым бар. Районыбызда яшь фермерларга игътибар зур, ярдәм итәләр, Аллага шөкер. Район башлыгына, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесенә бик рәхмәтлемен. Чөнки башлап җибәргәндә кыен, читтән ярдәм булмаса, кул селтәвең дә бар...
 


Бүген Миннебаев крестьян-фермерлык хуҗалыгында 3 кешегә эш урыны булдырылган. Алар фермада хезмәт куя, көтү көтә. Мал асрау гына түгел, бу хуҗалыкның кырда да эше күп әле. 600 гектар җир алып, шуны эшкәртәләр икән...
 

Рәзилә РӘСИМ.
Фотолар авторы — Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев