9 октябрь 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады
"Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.
-
Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автойөреш старт алды
Автойөрештә Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр һәм башка машиналар катнаша.
-
Россия кешеләрендә электрон паспорт барлыкка килүе ихтимал
Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.
-
Россия кешеләрендә электрон паспорт барлыкка килүе ихтимал Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173084/
Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.
-
Оет авылында яшәүче, районның иң өлкән кешесе, Хәкимә әби Закированы өлкәннәр декадасы уңаеннан район башлыгы Рәис Нургалиевич котлады
.
-
ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте
Министрлыкның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы тәкъдимен ТР Президенты да хуплады.
-
Марат Әхмәтов быелгы көзнең коры килүен әйтте
Сентябрьдә дә, октябрьдә дә җитди явым-төшемнең әле булганы юк, диде министр.
-
Татарстанда гриппны кисәтү буенча кайнар элемтә эшли
Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.
-
2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән
Балалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.
-
“25 АТЫМ, 100 ҮГЕЗЕМ ҺӘМ 75 САРЫГЫМ БАР”
Яшьләр авылда калмый, күбесе шәһәргә китә, шунда гаилә кора, дибез. Бәхеткә, җаны-тәне белән сала тормышына гашыйклар да бар әле. Берән-сәрән булса да, андыйларны табарга мөмкин. Мәсәлән, Чирмешән районы Кармыш авылыннан яшь фермер Динар Миннебаевны алыйк. Мал асрап, иген игеп, җир эшкәртеп, салада яши. Элекке колхоздан калган ферма биналарын сатып алып, фермерлык эшенә керешкән. Һәм егет тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләвенә үкенми.
-
Камал театры иртәгә тифлокомментарийлы спектакль күрсәтә
Тифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү.
-
Балтачта эпидемия: “Бу авыру турында ишетеп кенә белә идем, оныгымда табылгач, коелып төштем”
Балтач районы халкы хафада. Биредә яшәүчеләр инде икенче ай ут йотып яши. Көшкәтбаш авылында А гепатиты – “сары авыруы” дигән чир табылган. А гепатиты – медицинада “пычрак куллар” авыруы дип йөртелә. Көшкәтбашлылар бүген бер-берсе белән күрешергә, очрашырга курка.
-
Агуланган Арча студентларының бүгенге хәле билгеле
Арча педагогика көллияте студентларын хастаханәдән чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Зарипова Ләйсәнне Португалиянең Мадейр шәһәрендә Даун синдромы белән авыртучылар арасында өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясады
Зарипова Ләйсәнне һәм аның тренерларын Португалиянең Мадейр шәһәрендә Даун синдромы белән авыртучылар арасында өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.