2478 номерлы Мичән сайлау участогында Россия Президентын сайлау кичә 15 март көнне тыныч шартларда үз вакытында башланып китте.
Әлеге участокта 468 сайлаучы теркәлгән.
18 яше тулып, беренче мәртәбә тавыш бирүчеләрнен саны 15. Яшь сайлаучыларга, шулай ук иң беренче булып тавыш биргән Яңа Мичән авылыннан Айдар Ситдиковка комиссия бүләкләр тапшырды.
Сайлаучыларны гармун уйнап каршы алдылар, теләүчеләр өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Кичә 208 сайлаучы үз тавышларын бирде. Шулай ук гаилә белән бергәләшеп сайлауга килүчеләрнең дә күп булуы сөендерә. Мәсәлән бүген Иске Мичән авылыннан Мифтаховлар гаиләсе бергәләшеп тавыш бирергә килделәр.
Кызлары Зөһрәгә 18 яшь тулган. Сайлаучы буларак, комиссия махсус бүләк тә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев