16 март 2024 яңалыклары
-
Салават Фәтхетдинов сайлауга хатыны белән килде: Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президентын сайлауга тормыш иптәше белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.
-
Миңнеханов: Кырымның Россия белән яңадан кушылуы - илебез тормышында зур вакыйга
Дүшәмбе безнең ил тормышында Кырымның Россия белән кушылуының 10 еллыгы билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган бүгенге киңәшмәдә әйтте. Видео республика җитәкчесе порталында чыкты.
-
Саба Арена бу көннәрдә сабалыларга сайлау участогы буларак хезмәт итә.
Биредә районның 2486нчы номерлы сайлау участогы урнашкан.
-
Быел «Сәламәтлек» илкүләм Милли проекты кысаларында Урта Саба авылында фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак.
Яңа модульле ФАП урынында нигез баганалары урнаштырылган инде.
-
2490 нчы номерлы Тимершык сайлау участогында да халык зур активлык белән үз тавышын бирә.
Биредә барлыгы 625 сайлаучы бар, 22 яшь сайлаучы исәпләнә.
-
2478 номерлы Мичән сайлау участогында Россия Президентын сайлау кичә 15 март көнне тыныч шартларда үз вакытында башланып китте.
Әлеге участокта 468 сайлаучы теркәлгән.
-
Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 105 медицина учреждениесе ремонтланачак
2024 елда Татарстанда 105 беренчел звено медицина учреждениесе ремонтланачак. Әлеге эшләргә финанслар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча бүленә.
-
Гаилә белән сайлауларга!
Тимершык авылында яшәүче Гөлназ һәм Ренат Нигъмәтҗановлар да сайлау участогына гаилә белән килеп, гражданлык бурычын үтәде.