Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

24-28 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дип исемләнгән VIII Бөтенроссия музыка башкаручы музыкантлар конкурсы узды

2024 елның 24-28 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дип исемләнгән VIII Бөтенроссия музыка башкаручы музыкантлар конкурсы узды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.

«Медно-духовые инструменты» номинациясе кысаларында 9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге категориядә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Усманов Ильназ чыгыш ясады һәм әлеге конкурсның 2нче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев