29 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
27 январь көнне Югары Симет авылы мәчетендә “Файдалы сәгать” вәгазь кичәсе үткәрелде
Мәчеткә килүчеләр Айнур хәзрәт Кәримов белән Илнур хәзрәт Муллагалиевның үтемле вәгазен тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
«Дулкын» радиосында Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, аның тормыш иптәше җырчы Люция Мусина, аларның уллары, саксофонист Айрат Закиров булды
Бүген «Дулкын» радиосында Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, аның тормыш иптәше ТМТV премиясе лауреаты, җырчы Люция Мусина, аларның уллары, саксофонист Айрат Закиров белән әңгәмә кордык.
-
«Саба Дулкыннары»нда кунакта Саба гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары
Бүген бездә кунакта Саба гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Сөмбел Нуриева булды.
-
24-28 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дип исемләнгән VIII Бөтенроссия музыка башкаручы музыкантлар конкурсы узды
2024 елның 24-28 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дип исемләнгән VIII Бөтенроссия музыка башкаручы музыкантлар конкурсы узды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.
-
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасында тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә башлады
29 гыйнвардан Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Мобиль сайлаучы» системасында президент сайлавында тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта республиканың күп функцияле үзәк искәртә. Аның аша гариза бирергә мөмкин.
-
Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Гаилә-җылы учак» дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырылды
«Гаилә елы» уңаеннан, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Гаилә-җылы учак» дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырылды.
-
29 гыйнварга һава торышы
Бүген, 29 гыйнварда, Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.