Чыпчык куарга дип, тәрәзә төбенә менгән сабыйның кызыксынуы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Быел җәй республикада 20 бала егылып төшкән, табиблар икесен коткарып кала алмаган. Узган ел 53 бала төрле бәхетсезлек очракларының корбаны булган. Җәйге чорда балалар имгәнү сәбәпләренә багышланган матбугат очрашуында белгечләр әнә шундый күңелсез саннар китерде.
Соңгы елларда балаларның тәрәзәдән егылу очраклары ешаеп китте, хәтта аларны “челтәргә алданып харап булган балалар” дип йөртә башладылар. Балалар тәрәзәдән “оча” тора. Соңгы фаҗига 3 июльдә Чаллы шәһәрендә булган. Кызганыч, 16 нчы каттан машина өстенә егылып төшкән 6 яшьлек балага берәү дә булыша алмаган. Бу вакыйга буенча бүген тикшерү эше бара.
– Очрашуга килер алдыннан гына бер һәм яшь ярымлык балаларны өйләренә озаттык. Алар ике һәм дүртенче каттан егылганнар. Биектән егылганда, бала бик күп төрле җәрәхәтләр ала. Аның баш миенә, умырткалыгына, эчке органнарына зыян килә. Имгәнгән бала алга таба нормаль үсеш ала алмый, ул гомерлеккә гарип булып кала. Шуңа күрә балаларыгызны кул сузымыннан еракка җибәрмәгез, – диде Республика балалар клиника хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков.
Татарстанның Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина әлеге күңелсезлекләрнең сәбәпләрен әти-әниләрнең игътибары җитмәүдән күрә. Һәм бу имин булмаган гына түгел, гадәти гаиләләргә дә кагыла. Әти-әниләрнең куркынычсызлыкны бәяләп бетермәве бу.
– Кайбер әти-әниләр, минем бала тәрәзәгә якын килергә ярамаганны белә, шуңа күрә беркайчан да аны ачмаячак, дип ышана. Әмма бу – зур хата. Балалары корбан булган әти-әниләр дә моның шулай икәнен соң гына аңлый. Узган ел бәхетсезлек очракларына юлыгып, 53 баланың гомере өзелде. 53 сабый – балалар бакчасының ике төркеме дигән сүз. Без сау-сәламәт, шук балаларны югалтабыз. Аларга яшисе дә яшисе иде бит әле, – ди вәкаләтле вәкил. – Әти-әниләр тәрәзәдән егылып төшүдән саклану кагыйдәләренә игътибар итсен иде. 7 яшькә кадәр балаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз. Тәрәзәләргә махсус чикләү куегыз, тоткычларын да кирәк чакта алына-куела торган итеп көйләп була. “Москит” челтәренә ышанмагыз, ул берничек тә иминлекне тәэмин итә алмый. Тәрәзә янында җиһазлар тотмагыз, аны читкә этегез.
Кечкенә балалары булган әти-әниләр белән дә сөйләштек. Берәүләргә, баласы йоклаган арада, тиз генә кибеткә чыгып керү берни дә тормаса, икенчеләр күршеләреннән ярдәм сорый, өченчеләр ирләре эштән кайтканны көтә. Яшь гаиләләргә, күрә торып, социаль ипотека буенча йортларны югары катлардан бирәләр, түбән катлардан бирсеннәр, дип әйтүчеләр дә бар.
– Без 16 нчы катта яшибез. Өч бала үстерәбез. Фатир алгач, балалар тәрәзә янына килә башласа, күңелгә шом керә иде. Төшеп китүдән Алла сакласын! Балаларга, балкон ишеген мин кайтмыйча ачасы түгел, дип өйрәттем. Эштән кайткач, әти ишекне ачып, тәрәзәдән урамны күрсәтәсеңме, дип сорыйлар. Бездә шундый тәртип. Иң курыкканым – балаларның имгәнүе, пешүе. Хатыныма да, телевизор, телефонга алданып, берүк балаларны күз уңыннан ычкындырма, дип тукып тордым. Хәзер хатынны өйрәтәсе юк, барысын да үзе белә. Тәрәзәгә бернинди дә җайланма куймадык. Әгәр хуҗабикә каш ясап, тырнак буяп яки телефоннан ләчтит сатып утырса, берни дә булмас дип кибеткә чыгып китсә, бәла агач башыннан йөрмәячәк. Ничәнче катта яшәсәң дә, баланы игътибарсыз калдырырга ярамый, – ди Казанда яшәүче Азат Каюмов.
Белгечләр өйдә генә түгел, урамда да балаларга күз-колак булырга куша. Жәй көне бигрәк тә имгәнүләр арта. Табиб Алексей Глушков әйтүенчә, соңгы утыз ел эчендә балалар арасында велосипедтан егылу очраклары аеруча арткан.
– Элек велосипедлар гади иде. Хәзер рульләре туры, утыргычлары тар, тәгәрмәчләре куркынычсыз түгел, тормоз һәм тизлекне кабызу җайланмасы төрле якка карый. Егылган балаларның сөякләре сынмый, ә эчке органнарына зыян килә. Самокат, уницикл, велосипедта йөргән балалар, телефонга алданып, идарәне югалта, – ди травматолог.
Батут үзәкләрендә ял итү дә хәерле тәмамланмаска мөмкин. Баксаң, анда барганчы, балаларны егылырга өйрәтергә кирәк икән. Югыйсә егыла белмәгән бала бик тиз җәрәхәт алачак. Балага тегесе ярамый, монысы ярамый, дип өйрәтүдән дә файда юк. Бу очракта ул киресен эшләячәк. Иң шаккатырганы: замана балаларына акыл 21 яшьтә генә керә икән. “Менә шунда гына аларга күз-колак булудан туктарга була”, – ди Республика балалар клиникасының психологик хезмәте бүлеге мөдире Лилия Горохова.
САН
2018 елда, бәхетсезлек очракларына юлыгып, 53 баланың гомере өзелгән. 7 бала суга баткан, 19ы – юл фаҗигасендә, 5есе янгында һәлак булган, 3есе биеклектән егылып төшеп, калганнары башка сәбәпләр аркасында җан биргән. Алдагы елда 70 баланың үлеме теркәлгән.
Нет комментариев