16 июль 2019 яңалыклары
-
Быел мул уңыш фаразлыйлар. Россиядә – 118 миллион тонна, Татарстанда күпме булыр?
118 миллион тонна. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел әнә шуның кадәр бөртекле культуралар җыеп алырга өметләнә. Шуның 75 миллионы бодай булыр дип фаразлыйлар.
-
Татарстанда 2019 елгы уңышны җыюга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс башланды
Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
-
“Ә түбәбез күршеләр бакчасына очты...”
Көчле давыл һәм бозлы яңгыр кичә кич Яңавыл һәм Тәтешле районнары авылларына шактый зыян китергән.
-
Башкортстанда авариягә очраган автобус күптән түгел генә техосмотр узган булган
Пассажирлар йөртүче компания вәкиле әйтүенчә, автобус һәр рейска чыгар алдыннан тикшерү узган.
-
"16 нчы каттан машина өстенә егылып төшкән 6 яшьлек балага берәү дә булыша алмаган"
Чыпчык куарга дип, тәрәзә төбенә менгән сабыйның кызыксынуы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Быел җәй республикада 20 бала егылып төшкән, табиблар икесен коткарып кала алмаган. Узган ел 53 бала төрле бәхетсезлек очракларының корбаны булган. Җәйге чорда балалар имгәнү сәбәпләренә багышланган матбугат очрашуында белгечләр әнә шундый күңелсез саннар китерде.
-
Бигәнәй авылы яшьләре призына волейбол буенча турнир
13 июль көнне Бигәнәй авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча Бигәнәй яшьләр призына турнир булып узды.
-
Табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте
Белгечләр карбыз белән кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш итә.
-
"Кредитларны түләр өчен фатирны сатарга туры килде". Кредит базары кайчан җайга салыначак: фаразлар
Кредит алу ул элек кенә бик сәер күренеш иде. Бу хакта кешеләр пышылдашып кына сөйләшә иде, әйтерсең урланган акча турында сүз бара. Хәзер кредитка фатир, машина гына түгел, арттырып әйткәндә, хәтта пирожки алучылар да бар. Интертат кредит чоңгылына эләккән гаиләләрнең берсе белән сөйләште һәм икътисад белгеченең киңәшләрен тыңлады.
-
Татарстан туристлары белән автобус һәлакәтенең беренче СӘБӘБЕ әйтелде
Кичә, 14 июльдә Архангель районында Уфа-Инзәр-Белорет юлында Татарстан туристлары белән King Long автобусы авариягә очраган. Автобус кюветка төшеп әйләнгән.